ИЗГЕ ГАМӘЛЛӘР КЫЛЫЙК.

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Галимнәр: “Сәхабәләр изге айга 6 ай кала әзерләнә башлаганнар. Аллаһыдан: “И, Раббым, бу Рамазан айларын күрергә насыйп итсәң иде. Гыйбадәт кылудан мәхрүм кылмасаң, тәүбәләребезне кабул итсәң иде, дип сораганнар”, –дип, сәхабәләрне безгә үрнәк итеп китерәләр. Гыйбадәт кылырга килүчеләрне сөендереп, мәчетнең тәрәзәләрен, стеналарын юганнар. Бу эшне башлап йөрүче Гөлнур Мөхәммәтшина булган. Өлкән апалар Венера Сөләйманова, Миннегөл Хәйруллина, Гүзәл Вильданова, Нурфия Шәфыйкова, Гөлнур, Халисә, Сания Хәйруллина, Нурия Зәйнуллинага аеруча рәхмәтле. Бер төркем яшьләр дә булган. Рамазан аен бергәләп, изге гамәлләр кылып үткәрергә насыйп булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International