Кориандрны кайчан күрер идек Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, уҗымнарны һәм күпьеллыкларны тырмалау, туңга сөрелгән басуларда дым каплату, беренче чираттагы эшләр буларак, тулысынча тәмамланган. –Көздән кырык мең гектардан артык мәйдан туңга эшкәртеп калдырылган иде. Аның күп өлеше сөрү катламын тирәнәйтеп башкарылды. Быелгы язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп алып баруда һәм мул уңыш формалаштыруда бу бик зур файда булды, – ди идарәнең консультанты Наил Низамиев. Иртә бөртекле культуралар чәчү дә район буенча планлаштырылган мәйданнарның яртысында башкарылган инде. Бер үк вакытта солы, арпа, борчак, бодай чәчү алып барыла. “АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыяте бөртеккә меңәр гектардан артык кукуруз һәм көнбагыш, терлек азыгы культуралары да чәчеп куйды. Әлеге хуҗалык быел горчица, җитен, соя кебек техник культуралар да үстерәчәк. Горчицаны – 800, җитенне – 200, сояны 300 гектар чәчте дә инде. “Омар“ агрофирмасы да 500 гектар горчица чәчкән. Әлеге культура бөртеккә суктыру өчен дә яхшы, ул басуларның санитары булып та исәпләнә, чүп үләннәрне бетерә. “Омар“ агрофирмасы белән “АПК “Азык-төлек программасы“ннан тыш, “Передовик“, “Семиозерка да меңәр гектар көнбагыш үстерәчәкләр. “Омар“ агрофирмасы быел май культураларыннан–кориандр, “Семиозерка“ әче торма (редь- ка) үстерергә дә җыеналар. Басуда тракторлар җырлый Әтиле-уллы Рәкыйф һәм Аяз Гатиннар хәзер – районыбызның күренекле фермерлары. Икесенә биш йөз гектардан артык сөрү җирләре бар инде аларның. Рәкыйф Миннебай улы фермерлык эшчәнлеген 2007нче елдан – умарталыгы өчен азык базасы булдырырга арендага пай җирләрен алып башлап җибәргән иде. Хәзер инде күпьеллыклар да, арыш, арпа, бодай да үстерәләр. Арташ авылындагы ташландык маллар абзарына реконструкция ясап, терлекчелек тармагы да оештырып җибәрделәр. Анда җитмеш баш савым сыер, шуның кадәр үк симертүдәге маллар асрыйлар. Хөкүмәт программаларында катнашып, җир эшкәртү техникалары да алдылар. Хәзер аларның дүрт “МТЗ“, бер “Т-150“ тракторлары, “ДОН“ комбайны, “ГАЗ-53“, “Ка- мАЗ“ автомашиналары, җир эшкәртү, печән хәзерләү агрегатлары бар. Узган атнаның җомгасында без Аяз Гатинның командасын Урта Кирмәннең Татлы су өсте басуында очраттык. Арташ авылындагы уҗымнарына минераль ашламалар кертеп төшкәннәр, биредә солы чәчәләр иде алар. Тракторда – Илсур Миннекәев. Чәчүчеләре – Газинур Сафин һәм Илшат Мостафин. Илдар Хәсәнов аларга “ГАЗ-53“ автомашинасы белән чәчүлек орлык, “МТЗ“ тракторы белән минераль ашламалар алып чыккан. Басуның чәчелгән җирен Илфат Госамов катоклый да башлаган иде. –Яңгырларга китмәсә, чәчүне бер атнада башкарып чы- гарбыз, дип уйлыйм. Орлыкларыбыз җитә. Ягулыкны ташламалы бәядән алдык. Быел уҗымнарыбыз да әйбәт кышлады. Ашламалар керткәч, матур гына күтәрелеп киттеләр, – ди Аяз. Чирәмнәр яшелләнеп күтәрелүгә, малларын көтүгә чыгара башлаганнар. Көн саен 900 килограмм сөт тапшыралар. Үз җирләре булу терлекләрне ел әйләнә җитәрлек салам, печән, фураж белән тәэмин итү мөмкинлеге тудыра аларга.