Административ биналар төзекләндерелә.

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Югарыда әйтелгән республика программасына агымда- гы елда Сон һәм Олыяз җирлекләре кергән иде. Аларның икесендә дә сметада каралган эшләрне башкару өчен “Ма- мадыштөзү“ ЯАҖ коллективы җаваплы. Оешманың баш инженеры Фәнил Хәлиуллин әйтүенчә, бүгенге көндә ике объектта да эшләр тәмамлану алдында. –Сон авыл җирлеге административ бинасын капиталь төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 770 мең сум акча бүлеп бирелде. Бу чараларга 300 квадрат метр мәйданны биләүче түбәне яңадан яшел төстәге профнастил белән яптык. Әлеге эшне март аенда ук тәмамладык инде. Аннан җылылык линиясе тулысынча алыштырылды. Өч бүлмәнең идән-стеналарын яңарттык, – ди Фәнил Хәлиул- лин. Сон авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәлахов искәртүенчә, бүгенге көндә аларда капиталь ремонт эшләре 90 %ка башкарылган. –Тагын бер көнлек эш калып бара. Җылыту миче кайтып җитәргә тиеш. Аны тоташтырып, линияне тикшерсәләр, төзекләндерү тәмамлана, – ди Мансур әфәнде. Олыяз авыл җирлеге административ бинасын капиталь төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 487 мең сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге финанс чараларына түбәне яңартканнар, стеналарын тигезләү эшләре башкарылган, тәрәзә-ишекләрне алмаштырганнар. –Отмоскаларын да яхшылап эшләп киттеләр. Ремонтның сыйфатыннан канәгать. Мәдәният йортыннан безнең бинага кадәр тротуар ясыйсы гына калып бара. Мондый программаларның әһәмияте бик зур. Аларда катнашып, авылларның йөзе тагын да матурлана, – дип сөйләде Олыяз җирлеге башлыгы Илдус Хәев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International