Татарстанга шторм якынлаша.

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Татарстанга шторм якынлаша. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә, 30 майда, республика территориясендә көндез һәм кичен җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Кичкә таба һава торышы начарая. Җилнең тизлеге секундына 20-25 метрга кадәр җитәргә, яшенле яңгыр яварга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International