26 нчы май көнне Дүсмәт авылында Авыл көне үткәрелде. Бәйрәм кичке 4 тә башланды. Туган авылын сагынып, чит җирләрдән кайтучылар бик күп иде. Бәйрәмдә төрле уеннар белән бергә авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт программасы да күрсәтелде. Бәйрәмне үткәрүне авыл җирлеге башлыгы Олег Павлов башлап йөрде. Матди ярдәмне Олеся Музхаметзянова гаиләсе, Николай Павлов, Айдар Миннехановлар күрсәтте. Авылдашлар өчен шашлык, плов әзерләнгән иде, самовар янында кайнар чәй эчеп авыл яңалыкларын да сөйләшеп алдылар.