Караңгыда калганнар өчен якты йолдыз.

2018 елның 25 мае, җомга

Көек-Ерыкса урта гомум-белем мәктәбендә “Җирдә тудырылган һәрбер китап бер могҗиза кебек укылсын!” исеме астында Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче, язучы, шагыйрь Галимҗан Гыйльманов белән очрашу кичәсе менә шушы асыл сүзләр белән башланып китте. Әдип безнең мәктәбебезгә тәүге тапкыр гына аяк басмый. Авылыбыз шагыйрәсе Рәсимә апа Галиева мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт куйганда, язучылар белән очрашуларны еш оештырды. Кичәнең беренче өлешендә мәктәбебез укучылары авторның шигырьләрен сөйләделәр, пьесасыннан өзек сәхнәләштерделәр. Икенче өлештә сүз Галимҗан Гыйльмановка бирелде. Укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга тулы, аңлаешлы җаваплар кайтарды. Үзенең шигырьләрен укыды һәм күп итеп китапларын бүләк итте. “Сезнең арадан да, һичшиксез, бер - ике язучы яки шагыйрь чыгачак.” – диде әдип. 4 нче сыйныф укучысы Зиннуров Искәндәр аңа багышлап язылган шигырен укыды. Бу очрашу укучылар күңелендә онытылмаслык тәэсир калдырды. Бүгенге матур очрашудан алган якты хисләр – караңгыда калганнарга йолдыз, юлдан язганнарга маяк булыр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International