Түбән Козгынчының сөекле кызы.

2018 елның 25 мае, җомга

Рафаил Газизов, Вәрис Галиләрнең әдәби бәйгеләре, Бөек Тукай туган көненә багышланган Туган тел бәйрәме – болар барысы да мамадышлыларның рухи байлыгын күрсәтә торган асыл сыйфатлар. Шуңа да, без – бай тарихлы, мәдәниятле, күркәм сыйфатларга ия халык, дип әйтерлек урын бар. Ә менә күптән түгел иҗат сөючеләрне районыбызның Түбән Козгынчы авылы үзенә җыйды. Түбән Камада яшәп иҗат итүче Нурзия Мирхазова иҗатына ба- гышланган, китапханәче Альмира Нәҗипова оештырган, “Туган ягымнан илһам алып” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә, ерак димәдек, Яңа Комазан авылыннан без дә бардык. Ул көнне олысына да, кечесенә дә 50 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узган Нурзия апа Мир- хазова белән очрашу мөмкинлеге тудырылды. Көндез үзе белем алган мәктәптә укучы балалар белән аралашып мәктәп елларын күз алдына китерсә, кич авыл халкы мәдәният йортына җыелып үз авылы кызын зурлады, аңа булган хөрмәтен күрсәтте. Олыяз авылыннан килгән укытучылары – Азат Һадиев белән Әлфия Гыйльфановаларның саллы чыгышы да шуның ачык дәлиле иде. Газиз туган ягы, якташлары үзенең авылдашын, республикакүләм танылганы өчен түгел, ә берсеннән-берсе эчтәлекле, тәрбияви-методик әсбаплары, сабыйлар һәм замандашлары өчен язган әдәби әсәрләре өчен хөрмәт итә. Балачагыннан ук сайлаган сукмагыннан тайпылмый, мәктәпкәчә мәгариф системасында өч дистә елдан артык эшләве, нәтиҗәле тырыш хезмәте дә яхшы күрсәткеч; ирешкән уңышлары шактый – Татарстанның атказанган укытучысы, Язучылар берлеге әгъзасы. Ә үзе һаман да гади, аннан самимилек бөркелеп тора. Тәрбияче – язучы. Хәер, бу турыда Нурзия апа үзе дә: “Тәрбия эшемне иҗатымнан, иҗатымны тәрбия эшенннән аерып карый алмыйм, алар берсен-берсе тулыландырып, үрелеп алып барыла”, – диде. Олысы да, кечесе дә сәхнәгә күтәрелде ул көнне. Балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар, мәктәптә белем алучы укучылар Түбән Козгынчының сөекле кызы Нурзия апаларының шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләсәләр, Мамадыштан килгән язучылар Вәрис Гали, Гөлнур Васыйлова, Рәсимә Галиева каләмдәшләре иҗаты турында фикерләрен, шигырьләрен халыкка җиткерделәр, Гөлнур матур җырларын да бүләк итте. Кыскасы, Нурзия Мирхазованың тормыш юлына һәм иҗатына багышланган кичә матур бер җырдай узды да китте. Шыгрым тулы залда утыручылар барысы да якташларының иҗатына, тырыш хезмәтенә гашыйк, мөкиббән иде. Тулбай авылы музее җитәкчесе – Римма Сөләйманованың үтә дә зур осталык белән кичәне алып баруы, Азат Һадиевның гармунда көй сузуы, яшь егетләр һәм кызлар, дөресрәге мәдәният йорты хезмәткәрләре Рәзинә Зиннәтуллина, Эльмира Һадиева, Альберт Сәгъдетдинов, китапханәче Альмира Нәҗиповалар тарафыннан сәхнәләштерелгән өзек тә күңелебезгә хуш килде. Җыр-моңга бай авылдашлары Котдус Туйчин, Нәзимә Хәева, Гөлфия Шиһапова, Илназ Даутов чыгышлары да ямь өстенә ямь өстәде. Бәйрәм төсмере алган иҗат кичәсендә Олыяз авылы җирлеге башлыгы Илдус Якуб улы Хәев Нурзия Рашит кызының яшь буынга тәрбия бирүгә багышлаган хезмәтен һәм иҗатын зурлап, Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырды. Киләчәктә дә туган якның сөекле кызы булып, хөрмәттә яшәргә насыйп булсын, үзегезгә. Каләмегез кулыгыздан төшмәсен, Нурзия апа!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International