Мамадыш балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре инглиз телендә аралаша.

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

«Magic English» программасы Мамадышта икенче елын эшлэп килә. Анын төп максаты балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрдә чит телләргә  кызыксыну  уяту. 

Программа кысаларында ел ахырында хисап тамашалары да уздырыла. Анда балалар 12 ай дәвамында өйрәнгәннәрен тәкъдим итә. Шундый чара «Ләйсән» балалар бакчасында да узды. Килгән нәни кунаклар һәм бакча тәрбияләнучеләре инглиз телендэ төрле әкиятләрне сәхнәләштергән иде.

Бүген үз чыгышларын 5 мәктәпкәчә белем бирү учреждениясы әзерләгән. Алар «Бәләкәч», «Ләйсән», «Кояшкай», «Миләшкэй» һәм Красная Горка авылыннан «Аленушка» балалар бакчалары.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә әлеге программа шәһәр нәниләре өчен генә каралган. Ләкин якын киләчәктә аны авыл жирлекләре өчен дә кертергә уйлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International