Агымдагы елда районда 11нче сыйныфны 178 укучы тәмамлый. Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау 24нче майда чыңлаячак. Ә инде 28нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра башлаячаклар/
–Барлык чыгарылыш сыйныф укучылары арасында берсе ГВЭ тапшырачак. Шәһәрдәге 3нче санлы урта мәктәп базасында математикадан (база дәрәҗәсе) һәм рус теленнән мәҗбүри; аннары сайлап алу буенча математика (профиль дәрәҗә), химия, тарих, җәмәгать белеме, биология, физика, инглиз теле, әдәбият фәннәреннән имтиханнар тапшырылачак. Расписание буенча беренче булып география белән информатика тора. Аларны Алабугага барып тапшырырга туры киләчәк. 25нче июньнән 29ына чаклы барлык фәннәрдән дә резерв көннәре билгеләнде. Билгеләнгән вакытта билгеле бер сәбәпләр аркасында сынаулар Соңгы кыңгыраудан соң имтиханнар бирә алмаган укучылар аларны шушы көннәр аралыгында тапшыра алачаклар, – ди район мәгариф бүлегенең өлкән методисты Диләрә Гыйльманова. Балалар да, аларның, әти- әниләре дә, шулай ук мәктәпләр коллективлары да БДИны тапшыру форматына ияләштеләр һәм аны шулай булырга тиеш дип кабул итәләр. Аның уңай якларын инкарь итәргә сәбәп юк, әлбәттә. Бала укыган чорда дәресләрдә чыннан да укыган, дәресләрен өйдә хәзерләгән, вакытын бушка уздырмаган икән, аның сынауларны узачагына шик юк. Алар бары тик югары нәтиҗәләргә генә омтыла- лар. 1нче февральгә чаклы чыгарылыш сыйныфлар укучылары имтиханнар тапшырачак фәннәрне сайлап алдылар. Уку елы дәвамында “Сәләтле балалар“ муниципаль программасы кысаларында район мәктәпләре базаларында әзерлек тә барды. Быелгы БДИ тапшырудагы яңалык – имтиханнар материаллары комплектын – аклы-каралы КИМнарны урында, аудиториядә бастырачаклар. Шунда ук имтиханнарда катнашучыларның җавапла- ры тутырылыган бланклар- ны электрон рәвештә җибәрәчәкләр. Әлеге про- цедурага әзерләнү өчен барлык чыгарылыш укучылары белән дә өч федераль апробация (математиканың – профиль дәрәҗәсе, гео- графия һәм җәмгыять бе- леме) үткәрелде. Элегрәк КИМнарны махсус элемтә чаралары ярдәмендә китерәләр иде. Бүген әлеге яңалык коррупцион гамәлләрдән саклануны күз уңында тотып кертелә. –Агымдагы елда Мамадыш муниципаль районында төп дәүләт (ТДИ) имтиханнарын тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 406 укучы тапшырачак, – ди район мәгариф бүлеге методисты Миләүшә Сәләхова. – Шәһәрдәге 3нче санлы мәктәп белән 2нче санлы лицей ТДИтапшыру пунктлары итеп сайландылар. Әлеге белем бирү учреждениеләренең беренчесендә математика- дан, рус теленнән мәҗбүри һәм укучы үзе сайлап алган бер фәннән имтиханнар тапшырылса, икенчесе рус теленнән һәм математи- кадан сынау бирүчеләрне кабул итәчәк. 25нче майда укучылар инглиз телен тапшыру өчен Кукмарага барачаклар. Икенче көнне шунда ук сигез укучы татар һәм мари телләрен яхшы белүләрен дәлилләячәкләр. Тугызынчы сыйныфлар өчен КИМнарны махсус элемтә белән алып киләчәкләр һәм алып китәчәкләр. Тугызынчы сыйныфларның да имтиханнар тапшыру вакыты 29нчы июньгәчә дәвам итәчәк.