Мамадыш район мәгариф бүлеге газета укырга яратамы?

2018 елның 22 мае, сишәмбе

“Нократ“ (Вятка“) ны язылуны оештыруга аеруча зур җаваплылык белән караучы подписка бүлеге начальнигы Лилия Ибраһимова белән район мәгариф бүлегендә булдык. Яңа гына эшли башласа да Лилиябез бик ягымлы, күңелне эретерлек итеп сөйләшә. Сорауларга да тәфсилле җавап бирә. Арттырып әйтүем түгел, хат ташучылар да көтеп ала. Эшли генә күрсен. Лилия ханым турында мондый мактау сүзләрен өченче киоск эшчесе Лариса Галямова да: “Бик әйбәт ул, күз генә тимәсен”, - дип әйтергә ашыкты. 

Район мәгариф бүлеге китапханәчесе Гүзәл Сафинабарлык хезмәткәрләрдән квитанцияне җыя, язылып өлгермәгәннәрнең кабинетларына кереп шәхсән үзебез яздырдык. Барлыгы 7 кеше район газеталы булды. Шул арада Җөри мәктәбеннән Раушания Гилаева килеп керде. 17 укытучыбыз бар барысы да район газетасына язылган дип квитанцияләрне тапшырды. 

Район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Әнисә Хаҗиева

“Нократ“ның кәгазьдә басылганына өстенлек бирәм. Битләрен ашыкмыйча гына ачып, тыныч күңел белән укыганда, башыма мәгълүмат яхшырак үтеп керә. Электрон газетаны эшем буенча кирәк булганда гына ачып карыйм. Кәгазьгә басылган газетаны кулга алып укуга җитәме соң! Яңа санының типография буявы сеңгән исе дә күңелгә рәхәтлек бирә. Өйгә килә торган басмаларны һәрчак көтеп алабыз, почтальон куйдымы икән әле дип, почта тартмасын карап торабыз, – ди. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International