Республикакүләм шул исәптән районыбызда да "Игътибар балалар!" профилактик акциясе дәвам итә, акция 25 майдан башлап 5 июньгә кадәр барачак. Акция кысаларында бүген "Яшь инспекторлар" ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә Мамадыш урамына чыгып руль артында утыручы райондашларыбызга юл-йөрү кагыйдәләре хакында мәгълүмәт һәм буклетлар тапшырдылар.