Шамил ага белән улы Фәрит тә осталарга булышалар. Осталарны да әллә кайлардан чакырмаганнар, үз авыллары ирләре – югарыушмалылар булып чыкты. Билаловлар төпчекләре Фәрит һәм киленнәре Айгөл, аларның балалары белән бергә, тирә-юньгә үрнәк гаилә булып яшиләр. Хәер, элек тә үрнәк парлар иде алар. Икесе дә шушы Югары Ушмада туып-үскәннәр. Шамил – сугыш чоры баласы. Әтисе Низам Бөек Ватан сугышына киткәч, 1942нче елның 13нче гыйнваренда дөньяга килгән. Әтисе яу кырында батырларча һәлак булган. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Шамил бәхетен читтән эзләп йөрми, “Татарстан“ колхозында шофер булып эшли башлый. Ә Шәмсикамал авылның Хафизовка ягындагы дуңгызчылык фермасында эшләгән. Шамил аны өч көн кичке уеннардан соң озата бара да, урлап кайта. Бу 1968нче елның 22нче феврале кичендә – Совет Армиясе (хәзерге Ватанны саклаучылар) көне алдыннан була. –Бер авылныкы булгач, бер-беребезне белә идек. Шәмсикамал – яшь чагында Авылым кешеләре Язмышларны бәйләгән өч көн да бик акыллы, телгә оста булды, – ди Шамил ага. 25нче февраль көнне “Татарстан“ колхозы аларга һәм Хәсәнша авылыннан тагын бер яңа өйләнешкән парга Югары Ушма клубында “Комсомол туе“ үткәрә. Узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында андый матур йола бар иде. Туй үткәрү мәшәкатьләрен һәм чыгымнарын тулысынча колхоз күтәрде. Туйда колхоз рәисе Мәннәф Галимуллин бүләк иткән матур өстәл сәгате бүген дә гаиләләрендә яшьлекләре ядкаре булып саклана әле. –Илле ел гомеребез сизелмичә дә узып китте, – ди бү- ген Шәмсикамал Миннехан кызы. Гаилә тормышы имин бул- ганда сизелми ул еллар. Шәмсикамал апа утыз елдан артык кайнана белән яши. “Гаиләдә давыллар килеп чыкмасын өчен, бер-береңә юл куярга, ты- рышырга, ялкау булмаска кирәк“, – диләр алар. Үз гомерләрендә өч йорт җиткерәләр. Бүген гомер итә торган өйләрен 1982нче елда салып керәләр. Шамил ага башта шофер, кабат ун ел чамасы склад мөдире дә булып эшли, аннан яңадан руль артына утырып, авто- бус йөртә. В.И.Ленинның 100 еллыгы хөрмәтенә юбилей медале –“За доблестный труд. В ознаменование 100-летия со дня рождения Владимира Ильича Ленина» белән бүләкләнә. Шәмсикамал Миннехан кызы кабат дуңгыз фермасы мөдире итеп билгеләнде. Өч кыз һәм бер малай үстергәннәр алар. Ике кызлары һәм уллары да гомерләрен туган авыллары белән бәйләгән. Олы кызлары Гөлфия авыл мәктәбендә техник хезмәткәр булып эшли. Ире Рәис – Мамадыштагы “Татавтодор“ филиалында хезмәт куя. Ике малай үстерәләр. Уллары Данис – районның инде танылган яшь көрәшчесе. Икенче кызлары Гөлсинә “Радуга“ җәмгыятендә эшли. Төпчек кызлары Фәнисә – Югары Ушма балалар бакчасында пешекче. Аның ире Газинур – социаль хезмәткәр. Авылдагы ялгыз ветераннарга ярдәм итә. Уллары Фәрит Комазан урман участогында эшли. Ул – шофер да. Киленнәре Айгөл – авыл кибетендә сатучы. Аларның уллары Ислам һәм кызлары Исламия мәктәптә укыйлар. Билаловлар малтуарны, кош-кортларны да күпләп асрыйлар. Гомерләрен туган авыллары белән бәй- ләүләренә сөенеп бетә алмыйлар. Тормышлары бөтен. Балаларының – сөекле әти-әниләре, оныкларының яраткан әби-бабалары алар.