Эш векторы билгеләнде

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Трибуна артына беренчеләрдән булып Красная Горка авыл җирлеге башлыгы Вәлия Гыйззәтуллина күтәрелде. Аның белдерүенчә, җирлек территориясе үсеш кичерә һәм тө- зекләндерелә. Бу эшләрне башкаруда үзара салым акчалары бәяләп бетергесез ярдәм булып тора. 2017нче елда референдум карары нигезендә 625900 сум җыелган. Әлеге сумманың 543100 сумына Рус Пакшинында күпер төзекләндерелгән. Акчаларның бер өлеше авыл җирлегенә керүче барлык торак пунктлардагы урамнарның яктыртылуын яңартуга тотылган. 499 энергия саклагыч яктырткычлар урнаштырылган. Республика программасы буенча өстәмә рәвештә 42 яктырткыч куелачак. Шулай да Красная Горкада хәл ителәсе мәсьәләләр дә юк түгел. Җирлектә яшәүче 352 кеше, эш урыннары булмау сәбәпле, торак пункттан читтә эшләргә мәҗбүрләр. Прокуратура эшчәнлеге нәтиҗәләре хакында җыенда катнашкан район прокуроры Радмир Надыршин сөйләп узды. 2017нче ел Экология елы булганлыктан, төп игътибар су белән тәэмин итү һәм җир байлыкларыннан файдалану мәсьәләләренә бирелгән. Шул ук вакытта социаль характердагы күп кенә мәсьәләләр дә хәл ителгән. Прокуратура катнашында район территориясендә хезмәт хакы буенча булган гомуми бурычларның 6 миллион сумнан артыгын түләүгә ирешелгән. Үзенең эшчәнлеге белән җирлектәге полициянең өлкән участок уполномоченные Ленар Фатыйхов таныштырды. Чыгышында ул халык арасында караклыкны профилактикалауга басым ясады, ә инде бәлага юлыкканда – кичекмәстән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртте. Гражданнар җыенының соңгысы башкалардан аермалы булды. Монда Татарстан Республикасының атказанган юристлары Кафил Әмиров белән Шамил Дәүләтгильдиев катнаштылар. Авыл җирлеге халкына үз эшләренең осталарына юридик характердагы сораулар бирү һәм аларга тулы җаваплар алу мөмкинлеге булдырылды. Соңыннан залга җыелганнар район башлыгы Анатолий Ивановка сорауларын җиткерделәр. Авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен иң актуаль проблема – җимерек юллар. Әлеге мәсьәлә бигрәк тә Толстой, Пушкин, Маяковский урамында яшәүчеләрне борчый. Алар белдергәнчә, анда юллар бөтенләй юк. “Мамадыш“ совхозы бистәсенең Үзәк урамында гомер кичерүчеләрне шулай ук юл мәсьәләсе һәм урамда яктылык җитмәү борчый. Хуҗасыз этләрнең куркыныч тудыруы, балалар мәйданчыгы кирәклеге һәм башка күп кенә сораулар күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International