Маддәне 10 ел дәверендә кулланганнан соң, аның җитешсезлекләре ачыкланды. Аның гамәлдәге редакциясендә җинять җаваплылыгын аерымлау каралмаган, өлешчә һәм тулаем күләмдә хезмәт хакын түләмәү өчен җаваплылык күрсәтелмәгән, бу суд практикасында каршылыклар тудыра. Тискәре практика яшәп килә, судлар хезмәт хакын түләмәүче эш бирүчеләрне аклау очраклары булгалый. Җинаять эшенең аз әһәмиятлелеген аргумент итеп китерәләр. Шул ук вакытта җинять составы бар (күзәтү инстанциясе – Омск өлкәсе суды президиумының 12.12.2006 елдагы 44-У-1536 номерлы карары, 20.10.2005 елдагы 22-3476 номерлы Омск өлкәсе суды җинаять эшләре буенча СК Определениесе).
Д. Медведев РФ Дәүләт Думасына Җинять кодексына төзәтмәләр проектын кертте. Документ җитешсезлекләрне бетерүгә юнәлдерелгән. Анда җәзаны аерымлау каралган. Шулай итеп, өлешчә хезмәт хакы түләмәү өчен 120 мең сум күләмендәге штраф, гаеплене бер елга кадәр биләп торган вазыйфасыннан азат итү яисә бер елга ирегеннән мәхрүм итү каралган. Тулаем түләмәү өчен санкцияләр катгыйлана: штраф – 500 меңгә кадәр, вазыйфа биләп торудан азат итү срогы 3 елга кадәр үстерелә.
Искәртмәдә “өлешчә хезмәт хакын түләмәү” төшенчәсенең мәгънәсе ачыклана – бу вакытта түләнергә тиешле сумманың яртысыннан кимрәк күләмдәге түләү күз алдында тотыла. Проектта җинаять җаваплылыгын гуманизацияләү каралган: күрсәтелгән җинаятьләр өчен штрафлар үстерелүенә карамастан, иректән мәхрүм итү сроклары кыскартылган.
Закон проекты 410953-5 номеры астында теркәлде, РФ Хакимияте һәм Югары Суд тарафыннан хупланды.