2018 нче елның 9 нче гыйнварьда  Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә туу турында 1 нче актлар язмасы теркәлде.

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2018 нче елның 9 нче гыйнварьда  Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә туу турында 1 нче актлар язмасы теркәлде. Елның 1 нче таныклык иясе - Мамадыш районының яңа гражданы  Адель Айзатуллов.

Гаиләдә өченче  бала булып туган баһадир малай – 3350 гр. авырлыкта, буе 52 -см. 16 һәм 7  яшьлек абыйлары Әмир һәм Алмаз  өчен ул көтеп алынган энекәш.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәния Гаязова бәхетле ата-ананы чын күңелдән котлады, баланың беренче документын тапшырганда Айзатулловлар гаиләсенә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде. Истәлекле ике дәүләт телендә “Адель” исеменең мәгънәсен эченә алган ЗАГС бүлегенең махсус котлау открыткасын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International