Яңа елны һәрвакыттагыча матур бизәкләр, күз явын алырлык утларга күмелгән кичке урамнар, төрле сыннар белән каршы алдык. “Олимп“ Боз сараенда менә дигән тамашаның да шаһитләре булдык без. Анда өч кеше телевизор оту бәхетенә иреште.
Бәйрәм ялларында шәһәрдәшләребезгә ял итәргә, күңел ачарга, матурлыкка хозурланырга Мамадышта урын җитәрлек иде. “Яшьлек“ скверы, үзәк мәйдан, Җиңү паркы... Иманым камил, җылылык челтәрләре предприятисесе янындагы сыннар композициясе йөзләгән шәһәрдәшебез, кунакларны үзенә җәлеп итмичә калмаганнардыр. Оешма-предприятиеләр, бюджет учреждениеләре шәһәребезгә бәйрәм рухы иңдерү өчен бөтен фантазияләрен эшкә җиккәннәр. Моны узган атнада торак пунктларының Яңа елга әзерлеген тикшерү буенча башкалабыз Казаннан килгән махсус комиссия әгъзалары да билгеләп үттеләр. Татарстан иҗтимагый палатасы әгъзасы, Хезмәтне саклауның төбәкара ассоциациясе рәисе Фәнил ГАБДРАХМАНОВ: –Мамадыш шәһәре һәм районы халкының тырыш, хезмәт сөючәнлеге бөтен республикага билгеле. Бәй- рәмнәрне дә читтән килгәннәрнең күңелләрендә озак сакланырлык итеп уздыруларын яхшы беләбез. Шәһәрегез буйлап йөргәндә, аның төрле утлардан җемелдәп торуына, күз явын алырлык сыннар белән бизәлүенә игътибар иттек. Шунысы игътибарга лаек: алдагы еллардагы кабатлауларны күрмәдек диярлек, – диде ул. Шәһәрне, авылларны кардан, боздан ясалган сыннар белән бизәү буенча уздырыла торган конкурста иң-иңнәрне сайлап алу елдан-ел кыенлаша бара. Шулай булуга карамастан, район һәм шәһәр башкарма комитетлары комиссиясе җиңүчеләрне, призлы урыннарны алучыларны билгеләделәр. Алар 30нчы гыйнвар көнне Боз сараенда узган Яңа ел Балмаскарадында бүләкләнделәр.
ШӘҺӘР ОЕШМА-ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРЕ АРАСЫНДА гран-прига “Мамадыш җылылык челтәрләре“ АҖ ия булды. “Азбука сыра“ ҖЧҖнең “Мамадыш заводы“ филиалы – беренче, Мамадыш спирт заводы, “Мамадыштөзү“ җәмгыяте, Мамадыш электр челтәрләре, Мамадыш икмәк-кабул итү предприятиесе – икенче, “Инвест-Строй“, “Төзүсервис“ җәмгыятьләре, “Татавтодор“ АҖнең Мамадыш филиалы һәм “Транспорт“ ҖЧҖ өченче урыннарны яуладылар. ЭРЕ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕЛӘРЕ АРАСЫНДА Пенсия фонды идарәсенә тиңнәр булмады. “Хыял“ балалар-яшүсмерләр клубы, “ТАТМЕДИА“ АҖнең “Нократ“ (“Вятка“) мәгълүмат-матбугат“ филиалы икенче булдылар. Район үзәк хастаханәсенең, район мәдәният йортының, район мәгариф бүлегенең, “Өмет“ социаль приютының, “Олимп“ Боз сараеның һәм Мамадыш район дәүләт ветеринария берләшмәсенең эшләре өченче урын белән бәяләнде. КЕЧЕ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕЛӘРЕ АРАСЫНДА Җиңү паркын Яңа елга әзерләүдә зур өлеш керткән үзәкләште- релгән китапханәләре системасы һәм парк коллективлfрының хезмәтләре беренче урын белән бәйләнде. Икенче урында – ЗАГС бүлеге, шәһәр стадион-ипподромы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, өченче урында – финанс-бюджет палатасы, ТР Финанс министрлыгының Мамадыш районы буенча ТОДК, идарәче компания. ШӘҺӘРДӘГЕ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕЛӘРЕНӘ килгәндә, Мамадыш политехник көллияте Гран-при яула- ды. Икенче санлы лицей белән Красная Горка урта мәктә- бе беренче урынны оттылар. Өченче һәм дүртенче санлы мәктәпләр– икенче, Мамадыш интернат мәктәбе белән 1нче санлы урта мәктәп – өченче урыннарда. МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШЬТӘГЕ БАЛАЛАР УЧРЕЖДЕ НИЕЛӘРЕ АРАСЫНДА да көндәшлек көчле булды. Шулай булуга карамастан, “Бәләкәч“ балалар бакчасына тиңнәр табылмады. “Әкият“, “Радуга“, “Теремок“ һәм “Светлячок“, “Миләшкәй“, “Кояшкай“ балалар бакчалары икенче-өчен- че урыннарны бүлештеләр. АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕ АРАСЫНДА Красная Горка авыл җирлеге җирлеге җиңеп чыкты. Югары Ушма, Көек-Е- рыкса, Шәдче, Яке авыл җирлекләре – икенче, Дүсмәт, Келәүш, Никифорово, Соколка, Урта Кирмән, Усали авыл җирекләре өченче урыннарда. КЕЧЕ ҺӘМ УРТА БИЗНЕС ОБЪЕКТЛАРЫНА килгәндә, “Энергоцентр“ ҖЧҖнең беренче урынны яулаячагы бер- кемдә дә шик уятмагандыр. “Апрель-М“ ҖЧҖ икенче бул- са, “Фаворит“автосервисы, “Чибис“ “Чулпан“ кибетләре өченче урынны яуладылар. КҮПКАТЛЫ ЙОРТЛАРДА ЯШӘҮЧЕЛӘР ДӘ соңгы ел- ларда Яңа елны каршылауда үзләреннән сизелерлек өлеш кертәләр. Ленин урамындагы 74Г санлы йорт конкурста җиңүче булса, Домолазов урамындагы 18нче санлы йорт белән Толстой урамындагы 8нче санлы йорт икенче-өчен- че урыннарны бүлештеләр. ТЕРРИТОРИАЛЬ ИҖТИМАГЫЙ ҮЗИДАРӘЛӘР АРАСЫНДА “Төньяк“ ТИҮ актив катнашканы өчен билгеләп үтелде. ШӘХСИ ЙОРТЛАРДА ЯШӘҮЧЕЛӘРгә килгәндә, комис- сия Нократ яр буе урамындагы 50/2 санлы йортта яшәү- че Клиновларның хезмәтләренә югары бәя куйды. Киров урамындагы 7нче санлы йорт хуҗалары Потапковлар – икенче булсалар, Комсомольская урамындагы 3нче санлы йортта яшәүче Шәфыйковлар – өченче урында.