1 ноябрьдә Татарстанда көчле җил көтелә.

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

Иртәгә Татарстанда көчле җил көтелә. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына урыны белән 18-23 метрга (Казанда – 20 метрга) кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе матбугат хезмәте.

Моңа кадәр НТВ телеканалы Мәскәүгә Европада берничә кешенең гомерен өзгән «Герварт» давылы якынлашуы хакында хәбәр иткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International