Бүген “Бәрмәнчек” фольклор керәшен ансамбле концерты онлайн күрсәтелә.

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор керәшен ансамбленең сезон ачылу концертын онлайн күрсәтә.

Концерт программасында - Татарстан районнарында табылган фольклор материалы нигезендә әзерләнгән композицияләр, нагайбәк казакларының фольклоры. Концертның икенче бүлегендә керәшен җырлары “Хмельная ворга” этно-рок-фолк төркеме белән берлектә башкарылачак. “Бәрмәнчек” рок белән фолкны кушып, бас гитара белән гөсләне бер сәхнәгә чыгарачак, хәтта фольклор коллективы шотланд сорнаен (волынка) да кулланырга җыена.

Концерт Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында 18.30 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International