Мөселманнар сәяси репрессия корбаннары рухына багышлап дога кылды.

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

Бүген Галиев мәчетендә өйлә намазыннан соң мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән аятьләре укыды һәм сәяси репрессия корбаннарының рухына багышлап дога кылды. Ул шулай ук барлык кешеләрне тарихта мондый хәлләр бүтән кабатланмасын өчен вафат булганнарны искә алырга чакырды.

30 октябрь Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Искә алу чаралары күп шәһәрләрдә уздырыла. Бүген матәм җыелышы дин әһелләре һәм җәмәгатьчелек катнашында Архангель зиратының Мемориаль комплексы янында уздырылды. Биредә репрессия корбаннары җирләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International