Лирик ханымның җитди тормышы.

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

Бөтен ханымнарның да тормышларында язмышның мондый билгеләре очрамый: 8нче мартта туган, 8нче март урамында яшәгән. Шушындый, хатын-кызныкы гына булган романтик даталы ханымга лирикага бөтенләй урын булмаган, бөтенесе катгый дисциплинага һәм законга буйсынган хезмәт коллективында эшләргә туры килә.

Язмамның каһарманы – төп мамадышлы Галина Петровна Коробова. Аның тормышында бөтенесе дә әти-әнисе уйлаган һәм үзе сайлаган юнәлештә бара: Масловларның Ушма аръягындагы нык гаиләсе кызлары яхшы, җитди һөнәр сайларга тиеш, дип карар итә. Шуңа күрә, финанс-икътисад белеме алып, дәүләт банкында эшли башлый. Озакламый Сергейга кияүгә чыга. Иренең гаиләсе дә нык булып чыга, аның әнисе Евдокия Сергеевна Галина өчен ос- тазга да әйләнә, чөнки гомере буе бухгалтер булып эшләгән. Гаилә, өй, эш... Шулай 1978нче елга кадәр дәвам итә. Ул вакытта милиция бухгалтериясенә яхшы белгеч кирәк була. Тыл буенча урынбасар Владимир Яковлевич Ефимов бер генә тапкыр Галина Петровнага: “Әйдә безгә эшләргә кил“,–дип тәкъдим итми. Һәм килә. Тәртип сакчылары коллективында 33 ел эшли ул. Пенсиягә чыккач та 7 ел хезмәт куя. Тугыз район эчке эшләр бүлеге начальнигы белән намуслы һәм уңышлы, милициянең (полициянең) баш бухгалтеры алдына куелган төп таләпләрне төгәл үтәп эшли: хезмәткәрләр бөтен кирәкле әйбер белән тәэмин ителә. Икътисадчы, бухгалтер, кассир – бөтенесен үзенә башкарырга туры килә. Район милициясенең үсеш этаплары аның финанс документлары аша уза. Коллектив 44 кешедән 150гә кадәр үскәндә җаваплылыгы да шуның кадәр арта. Бары эшчәнлегенең соңгы елларында гына бухгалтер кабинетында икенче хезмәткәр – ярдәмче пәйдә була.

–Бөтен район буенча бухгалтерия исәбен тулысынча алып бардык. Коллектив зур, кешеләр төрле. Милиция дә хәрби хезмәткәр кебек, аттестация узган составка, окладтан тыш, хезмәт иткән елларны, азык-төлек паегын, командировочныйларны исәпләргә кирәк. Ирекле ялланганнар аерым баралар. Алдан ябылганнар камерасындагыларга, җинаятьчеләргә азык-төлек паегы хисаплыйсы. Кинологларның этләренә – үз өстәмәләре. Авыр заманнар туксанынчы елларга туры килде. Илдәге авыр криминоген хәлгә карап, юкка гына аларны “чы- гымчы“ дип атамыйлар. Ул чакта милициядә хезмәт хакын бер айга соңарып бирәләр иде. Ә нормаланмаган эш көнен берәү дә гамәлдән чыгармады. Кирәк булганда, участковый, җинаятьләрне эзләү бүлеге хезмәткәре белән бергә бухгалтер да төн уртасында эшкә чыга иде. Командировочныйлар, бензин бирергә кирәк, – дип искә ала Галина Петровна. Теманы дәвам итеп, полициядә хезмәт итүнең җиңел булмавы турында сөйли. Бер яктан караганда, хокук сакчысына “пычрак“ кешеләр – җинаятьчеләр, караклар, кеше үтерүчеләр белән ара- лашырга туры килә... Боерык буенча теләсә нинди срокка командировкага чыгып китәсең... Икенче яктан – бу хезмәтне аларның өйләрендә ирләре, уллары белән аларның гаиләсе дә бүлешә. Монысы да психологик яктан авыр. Әгәр дә өендәгеләр аны аңлый икән, полиция хезмәткәре бәхетле! Тормыш тәҗрибәсе туплаган хатын, өлкән хезмәттәш буларак, бер секунд та шикләнмичә җинаятьчене тоткарларга ташланырга әзер булганнар да аңа киңәш сорап киләләр. ...Шәһәрнең үзәктәге тыныч бер урамында ирле-хатынлы Коробовларның тормышы акрын гына ага. Кызлары һәм уллары Наталья белән Сергей үсеп җитә, хәзер өч оныклары – Сергей, Елена, Каролина бар инде. Галина Петровна 95 яшьлек кайнанасы, Бөек Ватан сугышы ветераны Евдокия Сергеевнаның сәламәтлеге турында да кайгыртып яши. Өйләрендә – тәртип һәм чисталык, бакчаларында яңа уңыш өлгерә... Барысы да үз агымы, үз законнары белән бара. Минем сокланырлык каһарманым – җитди һөнәр һәм язмыш иясе булган ханым тормышы да.

Минневәрис Мингалиев тәрҗемәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International