Бөек Җиңү Бәйрәме белән! Район башлыгы Анатолий Ивановның бәйрәм котлавы.

2024 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле райондашлар, сугыш ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәре, солдат толлары, сугыш чоры балалары, бәйрәмебез кунаклары! Сезнең барыгызны да илебезнең, халкыбызның иң бөек һәм шул ук вакытта сагышлы да булган бәйрәме – Җиңү Көне белән чын күңелдән  котлыйм!

Бүген  барыбыз өчен дә изге һәм бөек бәйрәм - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы! Бу бәйрәмдә без дөньяны фашизмнан азат иткән каһарманнарыбыз белән горурланабыз! Без бу Җиңүнең нинди авырлыклар аша  бирелгәнен беләбез! Фронтка киткән 16 мең мамадышлының 8 мең 500  солдаты туган җирләренә әйләнеп кайта алмаган.  Ватанның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугыш кырында башын салган каһарманннарыбызның батырлыгын  мәңге онытмаячакбыз.

 Бүген районыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан 3 кеше, шушы категориягә тиңләштерелгән ике ветеран һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан 238 тыл хезмәтчәне һәм солдат толлары яши.

 Кызганычка каршы, елдан ел бу изге бәйрәмдә катнашучы ветеарннарыбыз саны  кими бара. Бүген безнең бурыч - аларның исемнәрен, данын мәңгеләштерү һәм Совет халкының батырлыгы һәм фидакарьлеге турында хакыйкатьне саклау.

 9 Май бәйрәме көнендә без авыллардагы обелисклар һәм мемориаллар янында һәлак булган сугышчыларыбыз алдында баш иябез,  Мәңгелек ут янында чәчәкләр салачакбыз. Бу традицияләрне балаларыбыз, оныкларыбыз, оныкчыкларыбыз дәвам итәр дип ышанам. Без беркемгә дә тарих битләрен яңадан язарга рөхсәт итмәячәкбез һәм кадерле ветераннарыбызга – Ватаныбызның намусы һәм даны өчен үзләрен кызганмаган чын патриотларга лаеклы булырга омтылачакбыз.

 Барыбыз өчен дә мөһим булган мәңгелек  Хәтер көнендә без бүген илебез мәнфәгатьләрен кайнар нокталарда яклаган Мамадыш егетләренә батырлыклары, фидакарьлекләре өчен рәхмәт әйтәбез.

Мобилизация кысаларында һәм ирекле контракт нигезендә Мамадыш районыннан махсус хәрби операция зонасына 360 дан артык Ватанны саклаучылар китте. Безнең сугышчылар махсус хәрби операциянең катлаулы бурычларын хәл итеп, Ватанны батырларча яклыйлар. Бу авыр, әмма гадел юлда безнең һәрберебезнең куйган хезмәте бик мөһим, һәм, әлбәттә, җиңү безнең белән булачак дигән ышаныч белән яшибез. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк солдатларыбызга ярдәм күрсәтү өчен бөтен көчен куеп, армый – талмый эшләүче  волонтерларыбызга, хәзерге вакытта алгы сызыкта булган егетләребез өчен гуманитар ярдәм җыюда катнашкан барлык кешеләргә рәхмәтемне белдерәм.

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, хөрмәтле сугыш чоры балалары! Ил өчен барган данлы көрәш елларында күрсәткән батырлыкларыгыз, көчле ихтыярыгыз, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез һәм бүгенге якты тормышыбыз өчен сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Ватаныбызны өзелеп яраткан данлы буын вәкилләренә карата ихтирам-хөрмәтебез чиксез зур. Беркемнең дә, беркайчан да бу дәһшәтле сугыш фаҗигаләрен онытырга хакы юк. Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге һәм якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телим. Тормышларыбыз имин, көннәребез якты, күңелләр һәрчак шат булсын.

Хөрмәтле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Сезнең алдыгызда без бүген баш иябез! Сезгә ихлас күңелдән рух күтәренкелеге, бәхет һәм иминлек телим. Сезне кайгы һәм авырлыклар читләтеп узсын, авырулар мөмкин кадәр азрак борчысыннар, тирә-юньдәге кешеләрнең игътибары кайгырту һәм күңел җылылыгы сезнең тормыш юлында юлдаш булсын!

Бөек Җиңү Бәйрәме белән!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International