Мамадышлыларны каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар янында коры ботаклар ташларга ярамаганлыгы турында кисәтттеләр.

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Мамадышлыларны каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар янында коры ботаклар ташларга ярамаганлыгы турында кисәтттеләр. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тарту мөмкинлеге турында искә төшерделәр. Чөнки ел саен  коры ботакларны  чүп савытлары янында ташларга ярамаанлык турында белсәләр дә, күпләр бу кагыйдәләргә күз йома. 

Шәһәрнең башкарма комитетында мондый урамнарның рейтингын да төзеделәр. Бу урамнар күбрәк тишереләчәк. Административ комиссия вәкилләре Энгельс, Коммунистлар, Такташ, Ипподром, Әмирхан, Агрохимиклар урамнарына күбрәк барырга планлаштыралар.  Киров белән Фигнер киселешендәге чокырны аерым контрольгә алачаклар. Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән республикада санитар-экологик икеайлыгы старт алды.

- Гомумшәһәр өмәләре атнага ике тапкыр, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә үткәреләчәк. Кар күп булганлыктан, күпмедер вакытны югалттык. Хәзер куып тотарга кирәк. Мин халыкны, предприятие җитәкчеләрен участокларны җыештыруны тизрәк башкаруларын сорыйм. Безгә  9 майга кадәр Мамадышны тәртипкә китерергә кирәк. Шәһәрне төзекләндерүгә үз өлешен керткән һәркемгә алдан ук рәхмәт белдерәм, - диде башкарма комитет җитәкчесе Рәшит Гарипов.

Иртәгә Мамадышта агачлар, яктырту баганалары агартылачак. Өстәмә вакытны, көч һәм финансларны вандализм нәтиҗәләрен бетерүгә юнәлдерергә туры киләчәк. Шәһәрдә ватык эскәмияләр һәм башка кече архитектура формалары бар, алар шәһәребезне хөрмәт итмәүче вандалллар тарафыннанн  зыян күргәннәр. Күпме көч куела шәһәребезне матурлау өчен, ничек шулай  җавапсыз һәм рәхмәтсез булырга мөмкин?. КоАП  ст. бозган өчен кырыс җәза бирәчәкбез. Шул ук коры ботакларны мунчада чабып өзеп, яндырып була, ләкин аларны төн уртасында контейнерларга илтәләр.

 Хөрмәтле Мамадышлылар! Әйдәгез законнарны бозмыйча, шәһәребезне саклап яшик әле, - дип мөрәҗәгать итте ул шәһәрдәшләребезгә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International