Иртәгә Татарстанда һәм Казанда яшенле яңгыр һәм көчле җил фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе хәбәр итә.
Синоптиклар фаразлары буенча, төнлә һәм көндез 14 июльдә республикада яшен, 15-20 м/с тизлек белән исүче җил көтелә. Төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында томан булачак.