Мамадыш районы башлыгы исеменнән 9 май хөрмәтенә 3 меңгә якын кеше азык-төлек җыелмалары алачак

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Район башлыгы Анатолий Иванов Бцек Ватан сугышы елларында җиңүне якынайту өчен хезмәт куючыларны, Әфганстанда һәм Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә, Донбасста махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә азык-төлек җыелмаларын һәм башка бүләкләрне тапшыру процессын шәхсән контрольдә тота. Исегезгә төшерәбез, хәзер Мамадыш районы территориясендә Бөек Ватан сугышында катнашучы, блокадалы Ленинградта яшәүче 1 кеше, 1 концлагерь тоткыны, 218 тыл хезмәтчәне, 23 Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатынннары, "сугыш балалары" статусындагы 1793 мамадышлы, 366  махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәр теркәлгән. Алар барысы да муниципалитет исеменнән азык-төлек җыелмаларын алачаклар, кайберләренә инде тапшырылды да. Шунысы мөһим: Район башлыгы Анатолий Иванов 45 нче елда Җиңүне якынайткан, Әфганстанда һәм Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә, Донбасста махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә азык-төлек җыелмаларын һәм башка бүләкләрне тапшыру процессын шәхсән контрольдә тота. Исегезгә төшерәбез, хәзер Мамадыш районы территориясендә Бөек Ватан сугышында катнашучы, блокадалы Ленинградта яшәүче 1 кеше, 1 концлагерь тоткыны, 218 тыл хезмәтчәннәре, 23 Бөек Ватан сугышында катнашучы тол хатын, "сугыш балалары" статусында 1793 мамадышлы, 366 хәрби хезмәткәр теркәлгән. Алар барысы да муниципалитет исеменнән азык-төлек җыелмаларын алачак яки алырга өлгергән. Шунысы мөһим: сугышчыларны җирле һәм чит шәһәр кешеләренә бүлеп карамыйлар - хәтта Мамадыш районында яшәмәсәләр дә  дә, кайгыртудан һәм игътибардан мәхрүм итмиләр. Һәр адресатны табарга, яхшы теләкләр җиткерергә, ветераннар өчен ишегалларында концертлар оештырырга - бу район башлыгының үтәргә кушкан  йөкләмәләрнең бик азы  гына. 

Кайбер ветеранннарыбызны Анатолий Иванов шәхсән үзе котларга да өлгерде инде - Антонина Шишмагаева, Валентина Лаптева, Хәсән Шәрәфетдиновларның өйләренә барып коталды район Башлыгы.   Сәмигулла Миңнехановны,  Валерий Классонны Анатолий Петровичның хезмәттәшләре котлады.

-  Без бу кешеләр алдында бик бурычлы бурычлы. Беркем дә игътибарсыз калырга тиеш түгел. Мин эшне оештыра алмаган кешеләргә карата кырыс булачакмын, - дип ассызыклады район башлыгы.

 Сугыш ветераннарына, сугышчы-интернационалистларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре алдында баш иябез. Җиңү көне якынлашканда беркем дә онытылмый! Бәйрәм белән, хөрмәтле райондашларыбыз! Ышанычлы  тыл булганда гына, армиябез көчле була! Шуны онытмыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International