Яңа ел алдыннан Түбән Козгынчы авылы бүләкле булды. Биредә заманча фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Моңа бигрәк тә гомеренең 38 елын кешеләрнең сәламәтлеген саклауга багышлаган, медицина учреждениесе мөдире Зөлфия Гобәйдуллина сөенгәндер. Аның әйтүенчә, иске пунктта ягулык системасы белән шактый тилмерергә туры килгән. Баксаң, моңа чаклы ФАП ролен башкарган бина, авылның мәктәбе сүтелгәннән соң, шуның бураларыннан узган гасырның 80нче еллар уртасында салынган булган. Ә беренче пункт 1945нче елда төзелгән.