Урта Кирмән авыл җирлеге торак пунктлары турында
Урта Кирмән авылы, Казан – Уфа автомобиль юлы янында, Мамадыш шәһәреннән көнбатышка таба 20 км. 2022 елда-302 кеше. (татар). Казан ханлыгы чорыннан билгеле. Урта мәктәп бар. Мәчет. Мәдәният йорты. Терлекчелек, сөт терлекчелеге. Тарихи һәйкәлләр: ханнар зираты(Ханнар зираты), Кирмәнчек(борынгы шәһәр),Изге чишмә(Изгеләр чишмәсе),Алтын базы.
Арташка (Арташ), авыл Омар елгасы бассейнында (Кама елгасының уң кушылдыгы), Мамадыш шәһәреннән көнбатышка таба 20 км. 2022 елда 87 кеше яши. (татар). 17 нче гасырның 2 нче яртысында нигез салына. Мәчет. Авыл клубы. Игенчелек, терлекчелек. Язучылар Нәзифә Кәримова, Шаһинур Мостафин туа.
Алан-авыл, Омар елгасы бассейнында (Кама елгасының уң кушылдыгы), Мамадыштан көнбатышка таба 18 км. 2013 елда - 3 кеше (татарлар). Аңа 20 гасыр башында нигез салына.
Соңгы яңарту: 2022 елның 15 июне, 09:08