ТАРИХИ БЕЛЕШМӘ
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Уразбахты авыл җирлеге Омар елгасы буенда (Кама елгасының уң кушылдыгы), Мамадыш шәһәреннән көньяк-көнбатышка таба 35 км ераклыкта урнашкан.
Авыл җирлеге составына ике торак пункт керә: Уразбахты авылы, Рус Кирмәне авылы. Уразбахты авылы муниципаль берәмлек үзәге булып тора.
XVI гасыр ахырына кадәр Омар авылында хан Омар җитәкчелегендә татарлар яши. XVI гасырның яртысында Омарда руслар урнаша. Омар-Уразбахтаның абыйсы православие динен кабул итмәгән татарлар белән Омардан күченеп килгән. Авыл аның хөрмәтенә Уразбахты дип атала.
1930 елга кадәр Мамадышта өяз, ә Омарда волость була. Мамадыш өязендә 22 волость булган. Уразбахты, Дегетле, Покровское, Никольское, Омар Починоклары, Вандовка, Бүкәнле, авыллары Омар волостена керә.
Бүген авыл җирлегендә 211 кеше яши. Авыл электрлаштырылган, газлаштырылган, кабельле телевидение, суүткәргеч, район үзәге белән автобус элемтәсе бар. Юллар каралган. 1км ы асфальт, калганы –вак таш. Авылда авыл мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, почта бүлекчәсе, кибет эшли.
Соңгы яңарту: 2022 елның 7 июне, 11:55