Тарихи белешмә

Муниципаль берәмлек турында кыскача тарихи белешмә

Отарка авыл җирлеге Нократ елгасының уң як ярында,  Кама елгасы белән тоташкан урыннан 4 км ераклыктаурнашкан. Казаннан 180 км ераклыкта, Мамадыштан 10 км ераклыкта .

Иң беренче исеме Отары булган.1680 елдан Атарка буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Покровский (Покрау) исеме белән билгеле. Татар сүзеннән килеп чыккан дигән фикер бар. 1869 елда төзелгән чиркәү язмасында Отары авылы Отарка дип атала. 1848 елдан бирле чиркәүдә саклана торган метрик китапларда Отарка авылында туган, дигән язмалар бар. 1869 елдан  бирле барлык рәсми документларда Отарка авылы исеме языла башлый. Авыл 17 нчы гасыр ахырына,1680 нче елда барлыкка килгән дигән мәгълүмат бар.

Отарка авыл җирлеге 2 торак пунктны берләштерә: Отарка авылы һәм «Пятилетка»совхозы поселогы. Җирлектә 629 кеше яши.

Территориядә МБГБУ «Пятилетка башлангыч мәктәп-балалар бакчасы»,   1 китапханә, 2 авыл клубы, 2 ФАП,  почта бүлеге, чиркәү, 3 шәхси кибет «Азык-төлек программасы» Агросәнәгать компаниясенең  сугым цехы, «Татавтодор» АҖ, «Юлчылар» ҖЧҖ, «Вятка» ҖЧҖ, УПТК, Вятка «Пятилетка» совхозы поселогында Нократ елгасы ярыннан ерак  түгел «Регина» кунакханәсе урнашкан.,

Соңгы яңарту: 2022 елның 7 июне, 08:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International