Башкортостанның Уфа районында 25 июньнән 1 июльгә кадәр җир сөрү буенча VI Россия ачык чемпионаты уза. Ярышта Җир сөрү буенча Бөтендөнья һәм Европа федерациясе оешмалары, илебезнең 40 төбәгеннән алдынгы тракторчылар катнашачак. Аны быел “Росагролизинг“ ком- паниясе АНО “Милли җир сөрү оешмасы“ һәм Башкортостан Республикасы җөмһүрияте белән берлектә үткәрә. Кунакларны шаккаткыч шоу-программа, авыл хуҗалыгы машиналарын эштә демонстрацияләү, техника тест-драйвлары һәм нәселле терлекләр күргәзмәсе көтә. Чемпионат кысаларында трактор белән идарә итү буенча ярышлар (трактор-шоу) һәркемнең күңеленә хуш киләчәк.. Татарстан республикасын чемпионатта 2016нчы елгы тракторчылар ярышы призерлары – Ирек ГАЛИЕВ (Әтнә районы “Кунгер“ авыл хуҗалыгы предприятиесе), Рафис ШӘМСИ- ЕВ (Мөслим районы, “Шәмсиев Р.Г.“ крестьян-фермер хуҗалыгы), Альберт ӘКБӘРОВ (Мамадыш районы, “Әкбәров А.М.“ крестьян-фермер хуҗалыгы) тәкъдир итәчәк.