ЭЛЕКТРОКӨТҮЧЕГӘ ҖИТӘМЕ СОҢ?

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

Бу, чыннан да, шулай. Бүген районыбызның күп кенә авылларында аның рәхәтен көндәлек тормышларында татыйлар. Мәсәлән, Усали авылдында бүгенге көндә алты шундый җайланма елга-ерганакларга урнаштырылган. Югары Сонда ике урынга көйләнгән ул. Мәйданы да шактый алып тора. Авыл халкы киңәшләшкәннәр дә, бер сыер малына 1,5 мең сумнан җыелышып, электрокөтүче алганнар. Узган ел көтүгә авылның Таң ягы өлешендә 30-35 мөгезле эре терлек чыккан булса, быел аларның баш саны 60ка җиткән. Элегрәк кешеләр, көтүгә чыкмас өчен, бозауларын, үгез-та- наларын бәйгә куйганнар. Токлы чыбык белән әйләндереп алынган территориядә, дөресрәге, зур елга-ерганакта, тау битләрендә “тәртипне“ күзәтүне чиратка салганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International