Дуслар янында без үзебезне кирәкле итеп тоябыз. Еш кына балалар кол- лективка җайлаша, яшь-тәшләре белән дуслаша алмыйча интегәләр. Һәм бу турыда, гадәттә, алар әти-әниләренә белдермиләр. Әмма без бу проблеманы күз уңыннан ычкындырырга тиеш түгелбез. Әгәр бала: *балалар бакчасына теләмичә генә йөрсә, *гомумән анда барасы килмәсә, сәбәпсез генә еш еласа, *яшьтәшләре, клас- сташлары, дуслары турында беркайчан да сөйләмәсә, балалар бакчасы, мәктәп тормышы турында сөй- ләмәсә, *беркемне дә туган көненә чакырмаса, уйнарга йөрмәсә, *энурез, йокысы начар булса, кәефе еш алмашынса, агрессивка әйләнсә, һичшиксез, игътибарсыз калдырмагыз аны. Ничек ярдәм итәргә соң сабыйга? Менә шундый вакытта баланың иң якын кешеләре – әти- әнисе ярдәмгә килергә тиеш. Балагыз сездән ерагаймасын дисәгез, аның белән утырып сөйләшергә, аны борчыган мәсьәлә хакында фикер алышырга вакытыгызны кызганмагыз. Ни өчен аралашырга, дуслашырга теләмәгәнлекнең сәбәбен ачыкларга кирәк. Еш кына ул сәбәпләр өстә күренеп ята: мәсәлән, баланың милләте, физик, психик җитешсезлекләре. Ба- лага чын дусның андый сыйфатларга игътибар итмәвен аңлатырга кирәк. Аның яшьтәшләренә ачуланмавын, аларны гафу итүен сорагыз, чөнки күп нәрсәне кеше өлкәнәя бара гына аңлый башлый, теге балалар да үскәч, дөрес эшләмәгәннәрен аңлаячаклар. Укытучы, тәрбияче белән бу хакта сөйләшегез. Бу сәбәпләр туры килмәсә, уйлагыз: балагызның нинди эше, гамәле, үзен тотышы башка балаларны аңардан читкә этә? Һәм сабыегызның нинди уңай сыйфатлары бар, аларны коллективта ничек күрсәтү яхшырак булыр? Шулар турында әйбәтләп уйлагач, улыгыз яки кызыгыз белән болар турында фи- кер алышыгыз. Психологка мөрәҗәгать итсәгез дә була. Гомумән бу проблеманы үз җаена калдырырга, күз йомарга ярамый. Чөнки кешенең бөтен комплекслары нәкъ балачактан килә.