Дәүләт Думасында утыручыларның җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә торган сәер канун проектлары кабул итүенә ияләштек инде. Үзенең оригиналь чәч ясалышы белән нык аерылып торучы Валентина Петренко балаларга нинди исем кушарга кирәклеген кануни нигездә ныгытырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Аның фикеренчә, балаларга исем кушканда сан, символ, аббревиатура, норматив булмаган лексика, дәрәҗә яки вазыйфаны белдерә торган сүзләрне исем итеп куюны тыярга кирәк.
Хәзер баланың нинди җенестән булуы алдан, ана карынында чакта ук билгеле. Шуңа күрә күпләр исемне сабый туганчы ук сайлап куя. Берәүләр исемен җисеменә туры китерергә тырышса, икенчеләре модага ияреп яки үзләре уйлап тапкан ят исемнәр белән мөгез чыгаруны чүпкә саный. Шәһәр, тау, елга, акча берәмлеге һәм теләсә нинди предмет исемнәрен “эшкә җигүчеләр“ дә очрый. Кайдадыр ерак джунглиларда үсеп утыручы үсемлек атамалары урынына, нигә төбәгебез табигатен чагылдыручы «Ак каен», “Усак“, “Карлыган“, «Имән» дип кушмыйбыз. Балага исем кушар алдыннан, әти-әниләр дин әһелләре белән киңәшләшсәләр, яхшырак булыр иде. Чөнки кайбер исемнәр дин кануннары буенча кушыла алмый- лар. Нәтиҗәдә, кешенең ике исеме барлыкка киләчәк: берсе поп яисә мулла кушуы буенча, ә паспортка ата-ана теләген истә тотып кушылганы язылачак. Аббревиатуралар совет чорында барлыкка киләләр. Мисал өчен, Ленар исеме “ленинская армия“нең кыскартылган варианты. Ренат (революция, наука, труд), Эмиль (Энгельс, Маркс, Ленин), Эльмира (Электрификация мира), Лениза (ленинские заветы), Вил (Владимир Ильич Ленин), Дамир (даешь мировую революцию). Аннары “революция“ сүзен икегә бүлеп, аның беренче өле- шен (рево, револь) – малайларга, икенчесен кызларга бирү гадәткә керә. Октябрь инкыйлабыннан соң көнбатыш һәм көнчыгыш мәдәниятләре, билгеле шәхесләр белән бәйле исемнәр дә киң тарала: Альберт, Ләйлә, Тимур, Марат, Луиза, Спартак... Узган гасырның 30-40нчы елларында Европадан кер- гән исемнәр популярлашып китә: Клара, Роза, Флюра, Руслан, Лилия, Регина, Алина, Артур һ.б. Бүген чәчәк, планеталар исемнәре, географик, кыйммәтле металл атамалары белән бәйле исемнәрне татарныкы, дип уйлау да дөрес түгел: Роза, Лилия, Венера, Резеда, Ландыш, Марс, Урал, Эльбрус, Алмаз, Рубин, Булат... Безнең төбәктә балаларга нинди исемнәр кушыла соң? Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, былтыр дөньяга аваз салып, биредә теркәлгән 160 малайга 98 төрле исем (2017нче елның 4 аен- да әлеге саннар 84 һәм 61) кушылган. Шуларның унысы Адель исеменә ия. Аннан соң Булат (7 бала), Тимур (6), Альмир, Кирилл, Роман (4әр). Быел исә Әмир исеме беренче урында: алты гаилә сабыена шушы исемне кушканнар. Аннары Кәрим (4), Алмаз, Ислам, Радмир (3әр). Кыз балаларга килгәндә, узган ел 163 сабыйга 99 (бы- елның дүрт аенда – 67 һәм 51) төрле исемнәр кушылган. 2016нчы елда Әминә (8 бала) исеме өстенлек иткән. Алтышар гаилә балаларына – Мәрьям, Ралина, Ясминә, бишәр гаилә Мәликә, Милана, По- лина исемнәре биргәннәр. Агымдагы елның дүрт аенда Ясминә исеме (4әү) алга чыккан. Аннары Адилә, Зарина, Лиана (3әр) киң таралыш алган. Исемлекне карап чыкканнан соң шунысына игъти- бар иттем: малайларга соңгы елларда чиста мөселман һәм христиан исемнәре күбрәк кушылганлыгы күзәтелә: Кирилл, Роман, Ильяс, Нурислам, Илназ, Богдан, Дмитрий... Ә менә кызларныкына килгәндә, монда колакка ят исемнәр дә шактыйга җыела: Самина, Адэлия, Асель, Асэль, Василина, Залина, Тамина, Айза, Амалия, Амилия, Афина, Виолетта, Моника, Райяна, Тэя һ.б. Валентина Петренко тәкъ- диме буенча исем кушуны канун нигездә үк контрольгә алырга кирәкме икән соң? Яңа туган балаларга бу исемнәрне кушуны тыйган очракта, бүген инде шактый гомер кичергән Вил, Дамир, Эльмира, Ренатларга ни- шләргә? Бу исемнәрнең бу- луыннан кешелеккә берәр начарлык тияме? Шулай да ата-аналарга дин әһелләре киңәшенә колак салу кома- чау итмәс иде. Иманым ка- мил, алар мәгънәсе начар, мәҗүсилек белән бәйле булган чит илләрнең культураларын пропагандалый торган исемнәрне тәкъдим итмиләрдер, шәт. Билгеле бер чорга караган исемнәр үзе тарих бит инде ул. Шулай да үзләре теләгән исемне генә куштырырга теләгән, мәгънәсе начар, дигәнне аңламаган ата-аналар да очрыйдыр. Муллалар барыбер ул исемне кушмаячак. Бу темага сөйләшәсе сүзләр күп әле. Исем – ул тарих, буыннар чылбырының бер кисәге. Бабаларыбызның исемнәре буыннан-буынга балаларына, оныкларына күчкән, гаилә фамили- яләрендә чагылыш тапкан. Шуңа күрә бүгенге көндә исем бирү традицияләренең югалуы, төссезләнүе нәсел җепләренең дә өзелүенә китермәсме, дигән урынлы борчылу күңелне сызлата.