И, сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә – эш!

2017 елның 30 июне, җомга

Без һәммәбезгә зур таләпләр куелган, үзгәрүчән, тиз яраклашуны сораган җәмгыятьтә яшибез. Замана балалар алдына да зур бурычлар куя. “Җиде юл чатында“ торучыларга уңышка илтә торган юл сайларга юнәлеш бирергә, аңа үзенең мөмкинчелекләрен дөрес бәяләргә, тормышны аң белән планлаштырырга кем өйрәтә? Район мәшгульлек үзәгенең әйдәүче белгече ГӨЛЧИРӘ МӨХӘММӘТШИНА белән мәктәп укучыларына профориентация бирү, җәйге каникуллар вакытында аларның ялы белән бергә хезмәтен дә оештыру турында сөйләшәбез.

–Гөлчирә Габденуровна, күңелгә хуш килгән, яхшы хезмәт хакы түләнә торган һөнәрне үзвакытында дөрес сайлауның бу тормышта никадәр әһәмиятле икәнен яши-яши аңлыйсың. Район мәшгульлек үзәге тарафыннан профориентация буенча ниләр эшләнә? –Безнең үзәк әлеге юнәлештә эшне “2014-2020нче елларда Татарстан Республикасында халыкның мәшгульлегенә булышу“ дәүләт программасы кысаларында алып бара. Бүгенге абитуриентларның иң мөһим адымы – булачак һөнәрләрен дөрес сайлау. Алар теләккә, сәләткә, хезмәт ба- И, сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә – эш! зары торышына гына түгел, ә һөнәрнең җәмгыятьтәге дәрәҗәсенә, стереотипларга да ориентлашалар. Балаларны мәктәптә укыганда ук күп төрле һөнәрләр дөньясы белән таныштырабыз, аларга дөрес карар кабул итәргә булышабыз. Яшь белгеч булгач кына, эшкә урнашканда кыенлык-катлаулылыклар килеп тумасын. Безнең үзәк мәгариф бүлеге белән берлектә профориентация эшен күп еллар дәвамында башкара инде. Уртак бурычыбыз – эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү. Узган биш айда 629 укучыга һөнәри тест үткәрдек. Әлеге эштән авыл мәктәпләре дә читтә калмый, үзәкнең мо- биль офисы белән еракларга да барабыз. –Бу тема соңгы вакытта ник шул дәрәҗәдә актуальгә әверелде, аңа ник шулай зур игътибар бирелә соң әле? - Соңгы унъеллыкта күп кенә югары уку йортын тәмамлаучылар турыдан-туры мәшгульлек үзәгенә киләләр, чөнки эшкә урнаша алмыйлар. Моның сәбәпләренең берсе (әлбәттә бердәнбер түгел) – алар үзләренә туры килә торган һөнәр сайламаганнар. Профориентация – әңгәмәләр, уеннар, тестлар, презентацияләр аша мәктәп укучыларын үзләренең киләчәкләре, күп төрле һөнәрләрне сай- лап алу мөмкинлеге ту- рында җитди уйланырга мәҗбүр итә. Мәсәлән, хәзерге вакытта республикабызда 35604 мең вакансия бар, шул исәптән 30413е – эшче һәм инженер-тех- ник һөнәрләр. Республика һәм район хезмәт базарын- да эшче һөнәрләргә сорау һәм тәкъдим дисбалансы ачык чагыла. Укучылар хә- зер сорау зур булган зама- на һөнәрләре, үзләреннән нәрсә таләп ителүе белән күбрәк кызыксына, аларның асылын аңларга омтыла башлады. Без занятиеләре- бездә бүгенге хезмәт базары, һөнәр сайлаудагы ялгы- шлар, факторлар турында уртага салып сөйләшәбез. Әлбәттә, 40 - 50 яшьтә дә яңа һөнәр үзләштерергә була, күркәм үрнәкләр бар. Ә кеше яраткан һөнәре белән 20 яшьлек чагында шөгыльләнә башласа, ул зур уңышларга ирешәчәк бит. –Бу әңгәмәне укыгач, җәйге каникуллар вакытында әти-әниләре белән бергәләп, профтестирование үтәргә теләк белдерүчеләр дә килеп чыгарга мөмкин, аларга кая мөрәҗәгать итәргә? –Үзәгебездә һәркемне, балаларны да шатланып каршы алабыз. Эш көннәрендә 8.00 - 17.00 сәгатьләрдә (шимбә һәм якшәмбедән тыш) рәхим итсеннәр. Моның өчен бездә махсус профориентация кабинеты бар. “Кем булырга?“ комплекслы программасында компьютер тесты узып, киләчәктә максатлы уку йор- тын сайларга була. –Җәйге каникулларны эле- грәк хезмәт чиреге, дип тә атыйлар иде. Профориента- циядә хезмәт тәрбиясе аз роль уйнамый, балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсе быел ничегрәк тора? – Без балигъ булмаганнарны җәйге каникулларда, шулай ук укудан буш чагында да вакытлыча эшкә урнаштыру белән шөгыльләнәбез. Әлеге юнәлештәге быелгы контроль күрсәткеч–190 кеше. Әгәр эш бирүче алар белән килешү төзесә, яшүсмер- ләргә мәшгульлек үзәге аша 1275 сум күләмендә матди ярдәм дә күчерелә. Россия Хезмәт кодексы нигезендә, законда күрсәтелгән эш вакытына пропорциональ рәвештә, эш бирүчеләр аларга минималь хезмәт хакыннан – 7500 сумнан, ә 1нче июльдән башлап 7800 сумнан да ким булмаган күләмдә акча түләргә тиешләр. - Ә хезмәт килешүләре төзү ничә яшьтән рөхсәт ителә? -14 яшьтән. Бу очракта түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш: ата-ананың берсе, яисә аларны алыштыручы затларның; опека һәм попечительлек органнарының ризалыгы; ә яшүсмергә тәкъдим ителгән хезмәт аның сәламәтлегенә зыян салма- ска һәм җиңел эш категори- ясенә кергән булырга тиеш. Яшүсмер медицина күзәтүе уза. Эшкә керешер алдыннан аңа куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үт- кәрелә. –Хезмәт кенәгәсе ачыламы? –Әгәр балигъ булмаган яшүсмер белән хезмәт килешүе беренче тапкыр төзелә икән, эш бирүче аңа хезмәт кенәгәсе ачарга тиеш. –Эш сәгате күпмегә сузыла ? –16 яшькә кадәр яшүсмер атнасына – 24, 16-18 яшьлекләр 36 сәгать эшли ала. Балигъ булмаганнар өчен максималь көндәлек эш сменасы да билгеләнгән: 14-16 яшьлекләргә ул 5 сә- гатьтән, 16 - 18 яшьлекләргә 7 сәгатьтән артырга тиеш түгел. Хәзер–җәйге каникулларның кызган вакыты. Мәктәп укучыларын инде эшкә алучылар, яисә эшкә алырга теләүчеләр, район мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International