Таһир Галимханов моннан ярты гасыр элек Алгай авылында гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга аваз сала. Әтисе Әхмәдулладан да бәхетле кеше булмый малае тугач. Чөнки тормыш иптәше Фәүзия өч кыз бүләк иткән була. Кызганычка каршы, Таһиргә җиде яшь чагында әтисе мәрхүм була. Авылдагы сигезьеллык мәктәптә укыганнан соң, урта белемне Түбән Тәкәнеш урта мәктәбендә ала. Кулына өлгергәнлек аттестаты алган егет Алабуга дәүләт педагогия институтының гомумтехник фәннәр факультетына документларын тапшыра. Беренче курстан соң армиягә алына, Пензада ПВО гаскәрләрендә хезмәт итә. Солдат шинелен салгач, укуын дәвам итә. Дипломлы яшь белгеч алдына, кая барырга, дигән сорау килеп басмый: ул Көмешкүл урта мәктәбенә кайта. Чөнки апалары инде үз тормышлары белән яши башлаганнар, әнисен ялгыз гына калдырасы итми. Сигез ел белем бирү учреждениесендә хезмәт һәм физкультура укыта. Шул елларда мәктәптә татар милли көрәше түгәрәге оештырып җибәрә. Аның шәкертләре Әсгать Закиров, Әгъзам Нәҗипов, Илдар Гатин, Марат Мөбарәкшин, Дамир Сабирҗанов, Айрат Әхсәнов районда гына түгел, республика күләмендә уздырылган бәйгеләрдә матур җиңүләр яулыйлар. Яшь, энергияле педагогны рай- он мәгариф бүлеге җитәкчеләре дә күреп ала һәм аңа 1998нче елда мәктәп белән җитәкчелек итәргә тәкъдим ясыйлар. Сигез ел башкара ул бу вазыйфаны. –Директор булып эшләгәндә, тәҗрибәле укытучыларга таяндым, аларның һәр киңәшенә, акыллы фикерләренә колак салыр- га тырыштым. Мәктәптә укучылар үзидарәсенә зур игътибар бирелде, җиһазларга сак караш тәрбияләнде. Чөнки алар арасында балалар үз хезмәтләре белән эшләп табылган акчага сатып алынганнары да бар иде. Укучыларга белем бирү, спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылды. Мәктәп яны тәҗрибә участогында үстерелгән яшелчәләр, җиләк-җимешләр сатып кергән акчаны балалар, мәктәпкә кирәк-яраклар сатып алу өчен тоттык. 25 тонна кәбестә, 1 тонна карлыган саткан чаклар булды.
2000нче елда “УАЗ“ микроавтобусы алдык, соңрак барлык җир эшкәртү агрегатлары белән “Т-40“ трак торлы булдык, – ди ул. Җәйге каникулларда да тик ятмый Таһир Әхмәдулла улы. Дистә ел комбайнда эшләп, колхозда беренче урыннарны яулаган чаклары да була. 2006нчы елда аны район мәгариф бүлегенә мөдир итеп кү- черәләр. Аннан соң ике елдан артык район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкара. Алты елдан артык инде район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеген җитәкли.