Бүгенге көндә ул улы Нурулла, килене Асия тәрбиясендә Баскан авылында чиста, пөхтә йортта матур гына гомер кичерә.

2017 елның 27 июне, сишәмбе

       1927 елнын 25 июнендә Мамадыш районы Баскан авылында туып-үсеп, Бөек Ватан сугышы чорында    тормышнын ачысын-төчесен татып, колхоз эшләрендә  зур хезмәт куйган  тыл ветераны Абдуллина Миннесара Сафа кызы  90 яшьлек  юбилеен билгеләп үтте. Бүгенге көндә ул улы Нурулла, килене Асия тәрбиясендә  Баскан авылында чиста, пөхтә йортта матур гына гомер кичерә.

       Юбилей унаеннан Миннесара апага  Катмыш авыл жирлеге  башкарма комитеты житэкчесе  Илшат Гафиятулла улы Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Мамадыш муниципаль районы башлыгы А.П. Иванов исеменнән Котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International