23 июнь көнне Мамадыш районының ГХАТ булегендә ана капиталы сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру чарасы узды. Ул 12 гаиләгә тапшырылды.
Россия Федерациясе Пенсия идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе Шамил Хәсәнов гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларына саулык, бәхетле гомер теләп калды. Сертификатларны тапшырганда аларны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен сөйләде.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина залда утыручы бәхетле гаиләләрне шушы тантаналы көннәре белән тәбрикләде. Аларга чын күңелдән сәламәтлек, бәхет hәм гаилә иминлеге теләде. Бүләк итеп "Гаилә битләре" дип аталган мәгълүмати җыентыкны тапшырды. Истәлекле фотога төшергә чакырды.