Газетабызның узган саннарының берсендә Югары Ушма авылында яшәүче 17 яшьлек Дамир Усмановка Германиядә күзләренә операция ясату өчен 1600000 сум акча җыю турында белдерү биргән идек. Коллективыбызда үзебез дә акча җыештык та, аны тапшыру һәм хәлне тулырак урында ачыклау максатыннан, иҗат төркемебез аларның өйләрендә булып кайтты.
Югары Ушманың асфальт бетеп, кызыл ком җәелгән Котылдык урамындагы йортка узабыз. Өйдә кеше бик күп булып чыкты, алтау яшиләр икән, күршедән Гөлмәрьям әбиләре дә кунакка кергән. Дамирның әнисе Миннегөл Усманова әкрен генә сөйләп китте. Аллаһы Тәгалә яраткан кешесенә чир, сынау бирермен, дигән, безне бигрәк каты сыный инде. Тугызынчы ел бүлнис юлы таптыйбыз. Алты балам бар, ирем үлде. Минем тормышыма мондый кайгы килер, шундый акчалар җыярга туры килер, дип башыма да ки- термәгән идем. Улыма булыша алмавыма йөрәгем өзгәләнә. Тик нишлисең?! Дамир 2000нче елның 26нчы февралендә сау -сәламәт бала булып туа. Гаиләдәге биш кыздан соң көтеп алынган төпчек малай һәркемгә кадерле. 2008нче ел. Бәла һич көтмәгәндә ишек шакый һәм толыкманы белән килә аларга. Әтиләре Миннерәшит нык авырый, хастаханә юлларын таптый. 8 яшьлек Дамир, мәктәптән кайтышлый күзендә нәрсәдер шартлаганын һәм начар күрә башлаганын тоя. Диагноз –фибриоз-пластик уивитның ялкынсынуы, катлаулы катаракта. Мамадыш хастаханәсеннән ашыгыч рәвештә Казанга җибәрәләр. Һәр мизгел кадерле. Күзгә салынган уколлар, әчеттерә торган тамчылар, наркозлар, операцияләр... Алга китеш сизелә. Тик нәкъ шул вакытта әтисенең вафаты турында хәбәр килә. Стресс, күз яшьләре үз эшен башкара... Миннегөл иренең кырыгын уздыру өчен башкала хастаханәсеннән авылга кайтып килергә көчкә җай таба. Тик бирешергә уйламый... Район башлыгы Анатолий Ивановка, авылдашлары Фоат Комаровка мөрәҗәгать итеп, 2011нче елда Уфа клиникасында берсенә имплантант куйгач, күрем бераз ачыклана. Малай көн белән төнне аера, яктылыкны шәйли башлый. Еллар уза, тормыш алга бара, яшәргә кирәк. Ишле гаилә каядыр кузгалганда, аны өйдә калдыру юк инде: Мамадышка экскурсиягә, су коенырга, табигатькә чыгалар. Җиләкләрнең иң эреләрен генә җыя Дамир, “Принцесса“ кушаматлы нәселле овчаркасын тәрбияли, кыш көне кар көри, чаңгыда, велосипедта йөри, мунчага шланг белән су тутыра, кичә дрель алып керттергән дә, какшаган урындыклардагы шөрепләрне борган... Тик утырырга бер дә яратмый. –Мин чит кешеләрнең ярдәмен, яхшылыгын гел күреп, адым саен тоеп торам. Физкультура укытучы- быз Илфат абый Вәгыйзов янәшәмә басып чаңгыда йөртте, турник ясап бирде. Укытучыларым өйгә килеп укыттылар. Хәзер тренер Вәсимә апа (Адаптацияле физкультура буенча район тренеры Вәсимә Имамова аңа зур өметләр баглый: “Өч тапкыр районга призлы урыннар яулап, медальләр тагып, грамоталар алып кайтты егетебез. Молодец ул!“ – ди.) килеп чыкты.