Яралар тагын кузгалды.

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Әти куенында йөртеп сугыштан әйләндереп алып кайткан фото бу. Мине–1941нче елның 5нче августында дөньяга килгән кызы Мәрьямне (әни итәгендә утыручы) әти беренче тапкыр шушы фотодан күрә. Әтинең сугышка кадәр Донбасстан җибәргән рәсеме. Фотолар гаилә архивыннан.

Снайпер Зиннәт Б өек Җиңү көне тагын шаугөр килеп үтеп китте. Гомер буе кан саркып торган яра- лар тагын кузгалды. Былтыр Мамадыш урамында Шәдче мәктәбе ясап алып килгән стенд алдында бөтен дөньяларымны онытып бер сәгатьләп басып торганым исемә төште. Анда Бөек Ва- тан сугышы ветераны Зиннәт Нигъмәтуллин – әтием рәсеме, аның турында мәгълүматлар язылган иде. Әти турындагы бөтен сугыш еллары истәлекләрен, медальләрен әниебез мәктәп музеена тапшырган иде шул. Аның госпитальләрдә ятканда төшкән карточкалары да, аның турында хәрби газеталарда чыккан материаллар да күп анда. Шәдче мәктәбенең пионер дружинасы күп еллар аның исемен йөртте. Бөек Җиңүгә 20 ел тулу алдыннан укытучы-эзтабар Сабит Ильясовның район газетасында басылган “Снайпер Зиннәт Нигъмәтуллин“ дип исемләнгән мәкаләсен үзем дә гомер буе кадерләп сакладым. Автор “Кызыл Татарстан“, Ленинград фронтында чыккан “Ватанны саклауда“, “Отважный воин“ исемле газеталарда каһарман турында чыккан берничә язмага анализ ясый. “1413нче номерлы Адилов винтовкасы дошманны яңадан кыра“ дигән мәкаләдә 114 гитлерчыны үтергән Ташбай Адилов укырга киткәч, аның коралын әтигә биргәннәр. Әти: “Героебыз намусына һәм данына тап төшермәм, винтовка Адиловча төз атар!“ – дип, ант бирә. (Беркөнне улым Интернетта эзләнеп утырганда әлеге фамилиягә юлыкты, ул гомер буе Ленинградта яшәгән, укытучы булып эшләгән, 1990нчы елда гына вафат булган икән. Боларны элегрәк белсәм, мин аның белән һичшиксез элемтәгә кергән булып идем!) Ленинград җирендә әти үтергән 71 фашист ятып кала. Мәргәннең зур батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Ленинград оборонасы өчен“, “Сугышчан хезмәтләре өчен“, “Батырлык өчен“ медальләре белән бүләкләнүе турында яза. Компьютерда актарынганда улым әти, аның иптәшләре турында төшерелгән документаль фильм бар икәнлеген ачыклады. Безнең әти снайпер булган. Исемлектә аның турында материаллар да бар. Ә менә ул фильмны ничек табарга икән? Бәлкем безгә хәрби комиссариат булышыр, дигән өметтә калабыз. Ул фильм бәйрәм көннәрендә район телевидениесе тапшыруларында күрсәтелсә, яшьләр өчен дә үрнәк, безнең өчен бүләк булыр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International