18нче июнь – Медицина хезмәткәрләре көне.

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәр- ләре көне белән ихлас котлыйм. Бу көнне ак ха- латлы шәфкать ияләрен, үзләрен дәвалаган, го мерләрен саклап калган табибларны күпләр их- тирам белән искә ала. Дәвалау-профилак тика учреждениеләре нинди генә заманча аппаратуралар белән җиһазланмасын, сәламәтлек саклауның төп куәте югары квалификацияле кадрларда – сайлаган һөнәрләрен күңел биреп башкаручы табибларда, шәфкать туташларында икәнлеге яхшы мәгълүм. Хезмәтегезнең бөтен нечкәлекләрен яхшы белүдән тыш, үзегезне психолог, авырулар сердәше итеп күрсәтәсез. Районыбызда халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, табиблар һәм шәфкать туташларының эш шартларын яхшыртуда күп эшләр башкарыла. Яңа фельдшерлык-акушерлык пунктлары ачыла, төрле заманча җиһазлар кайтарыла, хастаханәләребезнең техник тәэмин ителеше камилләшә бара. Киләчәктә дә бу эшләр дәвам итәр. Барлык медицина хезмәт- кәрләренә, ветераннарга гаять җаваплы эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете, көндәлек эшегезнең мөмкин кадәр тынычрак үтүен телим.

А.П.ИВАНОВ, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International