Ике үлемнән калып.

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Әниебез Нурсаймә Габделгани кызы–тормышның авырлыкларын да күргән, үлем белән күзгә-күз очрашкан кеше. Аңа инде 90 яшь. Картлыгында бәхетле гомер кичерә. Бөек Ватан сугышы башланганда әниебезгә ундүрт яшь була. Шул яшьтән ул колхозда эшли башлый. Иң исендә калганнардан ул менә нәр- сәләр сөйләде. Кырык икенче елның язында эшкә яраклы Яңа Комазан халкын ерак бо- лынга печән прессларга җибәрәләр. Араларында унбишләп яшь кызлар да була. Алар пресслагычка печән куеп торалар, шунда кунып эшлиләр. Ташу башланыр алдыннан өлкәннәр аларны кайтарып җибәрергә уйлыйлар. “Без өч кыз алдан киттек. әмма ташу бездән өлгеррәк булды. Безнең алда шаулап су ага башлады. Арттан килүчеләргә кире борылырга кушып кычкырырга өлгердек, ә үзебез су уртасында калдык, чыланып беттек. Бәхетебезгә алда калкулык бар иде, өчәү шунда үрмәләдек. Шулай су уртасында бүленеп калдык. Төнне шунда үткәрергә мәҗбүр булдык. Икенче көнне иртән су бераз кимегәч, яхшырак йөзү белүче бер иптәшебез авылдан көймә белән ярдәм алып килергә кайтып китте. Ләкин беренче көнне дә, икенчесендә безне алырга килүче булмады. Бәхетебезгә ул төннәрдә катырмады, яңгыр гына яуды, катып үлгән булыр идек шунда. Туңдык, ачыктык. Хәлсезләнә башлаган идек инде. Өченче төнгә калсак, исән калмабыз дип, бозлы суга кереп киттек. Бишмәтләрне колгага элеп калдырдык, алар юешләнеп авырайган иде. Кайда йөзеп, кайда ерып чыгып, авыл башына кайтып егылдык. Җәй уртасына кадәр урыннан тора алмыйча авырып

 

                                            яттык. Ә алдан җибәргән иптәш кызыбызның мәетен, сулар китеп, җир ачылгач, авылдан шактый ерак бер уйсулыктан ләм арасын- нан табып алдылар“, – дип сөйләде ул. Икенче очрак 1944нче елны була. Кол- хоз аты белән Соколка ур- маныннан бүрәнә ташыр- га җибәрәләр. Бер таудан төшкәндә, бүрәнә төягән авыр арбасы атны этеп ега. Әни читкә сикереп өл- герә, аздан гына бүрәнәләр астында калып сытылмый. Ә ат, арба һәм бүрәнәләр белән, аска тәгәри. Бәхе- тенә, ул исән кала. Атын дәвалап, арбасын төзәт- кәләп бирәләр дә, авылына кайтарып җибәрәләр. Шул яралы ат белән, юлында очраган бер рус авылында кунып, әни авылга ике көн кайта. Әле ярый ат өчен төрмәгә утыртмыйлар. Шул кырык дүртенче елның сен- тябрендә әни, педучилище- га керәм, дип, Мамадышка чыгып китә. Ул укырга кереп тормый, сугыштан контузия алып кайткан һәм НКВДда эшләүче абыйсы аны типо- графиягә эшкә урнаштыра. Шулай итеп әни 17 яшендә хәреф җыючы булып эшли башлый. “Минем напарни- гым Нюра апа иде. Тагын Красная Горкадан ике рус кызы килеп эшләп йөр- деләр. Иртүк эшкә киләбез, кич караңгыда гына кайта идек. Алар аннан көн дә җәяү ничек килеп җиткән- нәрдер?“–ди. 1946нчы елны әниебез Ак Чишмә авылыннан Ясәви Хөсәенов белән гаилә кора. Әтиебез Мамадышта эрләү-туку фабрикасында эшләгән. Ул вакытта алар- ның икесенә дә унтугыз яшь була. Ике елдан берен- че балалары дөньягә килә. Ике айдан кызын яслегә урнаштырып, әни типо- графиядә эшен дәвам итә. Газетаны җыеп бетергәч, редакциядә укыйлар. Чык- кан хаталарны хәреф җыю- чылар төзәтә. Кайбер көн- нәрне төнге 12ләргә кадәр эшлиләр. “Вак хәрефләрне җыеп, күзләр арып сызлый иде“, – ди әни. Эштән соң чыккач, яследән баласын алырга да соңарган. “Ня- нечкалар ачулана иде. Аларның да кайтасы бар бит“,–ди. Кызына бер яшь тулгач, Ак Чишмә әбисенә кайтарып куярга мәҗбүр булалар. 1950нче елда әни икенче баласын таба һәм типографиядән китәргә туры килә. Шулай итеп ул типографиядә алты елга якын эшли. 1955нче елны аны тагын типографиягә эшкә чакырып киләләр. Ул вакытта аларның өченче балалары туган була инде. Теләге булса да, анда ба- лалар белән эшли алмая- чагын аңлый. Балалар күз алдында булыр, якын да, дип, эрләү-туку фабрика- сына урнаша. Пенсиягә дә шуннан чыкты. 25нче майда әниебезгә 90 яшь тулды. Хәзерге вакыт- та әтиебез генә вафат. Әниебезнең 4 баласы, 10 оныгы һәм 20 оныкчыгы бар. Шуларга юанып яшәп ята һәм барыбызны бер йомгакта тота. Барыбыз- ның да бергә җыела торган урыны – әни йорты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International