ТИЕШЛЕ МӘГЪЛҮМАТ БИРЕГЕЗ.

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

 70 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны, инвалидларны, сәламәтлекләре, картлыклары буенча тормыш ихтыҗларын мөстәкыйль кайгырта, тәэмин итә алмаучылар ачыклана. Шул максаттан, район халыкны социаль яклау һәм хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан агымдагы елның 16нчы маеннан башлап 31нче декабренә кадәр йортлар (фатирлар) буенча йөрүләр башлана. Әлеге урыннарда тикшерү нәтиҗәсендә махсус акт тутырыла, аның нигезендә социаль яклауга мохтаҗлык дәрәҗәсе билгеләнәчәк. Белгечләр белән аралашуны кире какмавыгызны һәм үзегез турында тиешле мәгълү- мат бирүегезне сорыйбыз. Телефон: 3-24-69.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International