"Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы" Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җәмәгать игътибарын социаль мәсьәләләргә җәлеп итү максатыннан оешмалар дәрәҗәсендә "Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы" Бөтенроссия бәйгесенең республика этабын үткәрә.

Конкурсның төп бурычы – социаль мәсьәләләрне чишүдә югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешкән оешмаларны ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү.

Конкурста оештыру-хокукый формаларына бәйсез россия юридик затлар (шул исәптән чит ил капиталы катнашында юридик затлар) катнаша ала. Чарада катнашу бушлай.

Гаризалар 2017 елның 15 июненә кадәр Казан ш., Волгоград ур., 47, 502 каб. адресы буенча кабул ителә.

Өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефон номерлары буенча алырга була: (843) 557-21-15; (843) 557-20-13.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International