44-ФЗ буенча факсмиле заявкасына кул кую каралмаган.

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

"Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны товарлар, эшләр, хезмәтләр закупкасы өлкәсендә контракт системасы турында" 44нче–ФЗ Закон нормаларына ярашлы рәвештә ачык конкурста катнашуга язма формада бирелгән бөтен битләр тегелгән һәм номер сугылган булырга тиеш. Андый заявка составына  кертелгән бөтен документлар язылган һәм ачык конкурста катнашучы (юридик зат өчен, булса) мөһере сугылган һәм ачык конкурста катнашучының  яисә ачык конкурста катнашучы вәкаләтле затының имзасы куелган булырга тиеш.

Күрсәтелгән таләпләрне ачык конкурста катнашучының үтәве ачык конкурста катнашуга заявка составына кергән мәгълүмат һәм документлар ачык конкурста катнашучы исеменнән бирелүен һәм аның аларның дөреслеге өчен җаваплы булуын аңлата.

Россия Икътисади үсеш министрлыгы 2017 елның 24 апрелендәге Д28и-1655нче хаты белән  44нче-ФЗ Законында ачык конкурста катнашу заявкасында штамп-факсимиле кую каралмавын билгели. Аңлатмаларда ачык конкурс турында гына сүз бармаса да, безнеңчә, алар котировкалар запросына һәм тәкъдимнәр запросына да кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International