Быел кыраулар һәм салкын көннәр июнь башында да дәвам итте. Аларның чәчүлекләргә тәэсире турында кызыксынып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ильяс ГАПТРАХИМОВка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
–Ильяс Габделхаевич, табигатьтәге быелгы тайпылышлар игенчеләребезгә нинди өстәмә мәшәкатьләр тудырды? –Быел май ахырында да туфрак температурасының минус 3 градуска кадәр төшкән көннәре булды. “Россельхозцентр“ белгечләре ай дәвамында плюс биш градустан югарырак нәтиҗәле температуралар суммасының нормадагыдан 30-40 процентка түбәнрәк булуын исәпләп чыгардылар. Көннәрнең салкын торуы туфрактагы дымны сакла- ды, чәчүлекләрдә корткыч бөҗәкләрнең күпләп үрчүенә юл куймады. Бу яктан ул игенчелек өчен файдага гына булды. Узган ел бу вакытта чәчүлекләрне бөҗәкләргә каршы эшкәртә идек инде. Әмма явым-төшемнең уртача еллык күрсәткечтән югарырак булуы, туфрактагы дымның җилләве сузылу ончыл чык, күгәрек кебек авыруларның таралуына китерде. Чүп үләннәр дә баш калкыттылар. Игенчеләребезгә, вакытны сузмыйча, чүп үләннәргә һәм авыруларга каршы герби- цидлар һәм фунгицидлар белән эшкәртә башларга кирәк. Шушы араларда Югары Тәкәнешкә районыбыз фермерларын җыеп, уку оештырдык, безнең идарә һәм “Россельхозцентр“ның район филиалы белгечләре чәчүлекләрне нинди препаратлар белән һәм ничек эшкәртәсен, аларны кайдан аласын, бу вакытта микроашламалар белән яфрактан тукландыру мөмкинлеген аңлаттылар. Басуда семи- нарның практик өлеше дә булды. Хәзер препаратлар белән бернинди проблема да юк. Үзеңдә химикатлар сиптергеч булмаса, килеп эшләп тә китәләр. Чәчүлекләрне шытымнар күренгәнче һәм шытымнар чыккач тырмалау да – чүп үләннәргә каршы көрәш нең бик нәтиҗәле юлы. Салкын көннәр, кырау төшү кайсы культураларга ничек тәэсир итә соң? Көннәрнең салкын торуы кукуруз, судан үләне, сорго-судан гибриды кебек җылы ярата торган культуралар өчен бик файдалы түгел. Кукурузның бөртеккә өлгереше сузылырга мөмкин. Тары белән карабодайны суык борчымый. Чәчәк аткан вакытларында көннәр кызу торса, аларның чәчәкләрен эссе куыра. Кыраулар шәхси хуҗа- лыклар бакчаларындагы тишелә башлаган бәрәңгегә тәэсир итми калмагандыр. Теплицаларындагы помидор һәм кыяр кәлшәләре өшегәнен әйтүчеләр дә булды. Элегрәк басуларның культурасы турында да сүз алып баралар иде. Хәзер моңа игътибар ни дәрәҗәдә? –Басуларның культурасы кунаклар алдында горурлану өчен генә түгел, үзебезгә дә кирәк. Шуңа күрә, басу читләрен, агрегатларның борылу полосаларын кабат чәчеп чыгу бурычын куябыз. Һәр басуда анда нинди культура, нинди сорт чәчелгәнен, кем чәчкәнен күрсәткән зәңгәр төстәге табличкалар булырга тиеш. Басулардагы электр баганалары төпләрен чаба башларга да вакыт инде. Андагы алабуталар берсен дә бизәми. Көннәр салкын торса да, туфракта дым күп булганлыктан, үләннәр яхшы калкындылар. Ильяс Габделхаевич, шәхси хуҗалыкларга нинди киңәшләрегез бар? Борынгылар: “Июнь аенда кул кушырып утырган кешенең җаны булмас“,– дип юкка гына әйтмәгәннәр. Гаиләсе өчен файдалы яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә теләгән кешенең июньдә мәшәкатьләре баштан ашкан. Үсеп килүче культураларны ашлауны, чүпләрен утауны, корткычлар белән көрәшү кирәклеге турында оны- тырга ярамый. Хәзер кибетләрдә, яшелчәләрнең уңышын күтәрү өчен, минераль һәм биологик ашламалар күп сатыла. Нитратларны арттырмас өчен, бакчада минераль ашламалар белән мавык маска киңәш итәм. Микроашламалар һәм биологик препаратлар файдалырак булыр.
Әңгәмәдәш– МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ