Мамадыш шәһәре буенча 2017 елны 5 гаилә үзләренең алтын туйларын билгеләп үтә.

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Мамадыш шәһәре буенча  2017 елны 5 гаилә үзләренең алтын туйларын билгеләп үтә. Алар Багавиевлар, Махмутовлар, Мөхәммәтшиннар, Әхтямовлар, Федотовлар, Клиновлар гаиләләре, Строкиннар гаиләсенең исә бу елны бриллиант туйлары. Бу парлар барысы да эш сөючән, тырыш, үрнәк гаиләләр.  

Котлау тантанасына Строкиннар һәм Әхтямовлар гаиләләре килә алмаган иде. Аларны ГХАТ бүлеге хезмәткәре Зилә Гаянова  һәм “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директор урынбасары Гөлнара Ильяс кызы котлады. Гаиләләргә Мамадыш районы Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк тапшырдылар.

 Бу гаиләләргә  Ходай  сәламәтлек, бәхет, иминлек бирсен, балалары, оныклары, оныкчыклары һәрвакыт килеп шатландырып, сөендереп торсыннар!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International