Хөрмәтле райондашлар! Мамадыш муниципаль районы, район Советы һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да Россия Федерациясе дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көн белән чын күңелдән котлыйм. Уртак йортыбыз – Россия Федерациясен икътисадый куәтле һәм алга киткән дәүләт итү бурычы турындагы омтылыш татарстанлыларның, шул исәптән мамадышлыларның да, йөрәк түрендә, алар, фидакарь хезмәт куеп, татулыкта һәм дуслыкта яши беләләр. Татарстаныбызның илкүләм әйдәп баручы төбәккә әйләнүе, күп кенә башлангычларның инициаторы булуы йөрәкләребездә горурлану хисләре уята. Һәммәбезнең йортларыбызда иминлек, җитешлек; табыннарыбыз түгәрәк, күңелләребез мөбарәк булсын. Ихлас күңелдән барыгызга да гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, саулык һәм бәрәкәтле гомерләр телим.
А.П. ИВАНОВ, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.