Урман–кешегә матурлык бүләк итүче.

2017 елның 9 июне, җомга

“Мамадыш урманчылыгы“ дәүләт казна учреждениесе һәм “Мамадыш урман хуҗалыгы“ дәүләт бюджет учреждениесе базасында узган семинар-киңәшмәдә агымдагы елның биш аенда башкарылган эшләр, алда торган бурычлар турында сүз алып барылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, министрлык белгечләре, җөмһүриятебезнең урманчылыклары җитәкчеләре- лесничийлары һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Урманчының һөнәре шундый инде аның – үз хезмәтен бик озак вакыттан соң гына күрергә яки бөтенләй күрә дә алмаска мөмкин. Дөньяда башка бер генә һөнәр иясе дә урманчы төсле үзеннән соң гасырларга сузылган яшел эз калдырып китә алмый. Моның өчен күпме тир түгелә, көч сарыф ителә. Дөрес, бүген ишегалдында 21нче гасыр, күп эшләр механикалаштырылган: агач утыртканда төрле машиналар, тракторлар һәм башка механизмнар файдаланыла. Соколка участок урманчылыгында “Амкодор“ урман әзерләү комплексының эшчәнлегенә анализ ясадылар, Биредә “табигать үпкәләрендә“ эшләгәндә хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы мәсьәләләре дә күтәрелде. Министр комплексның өстенлегенә югары бәя биреп, урманчыларга аларны алу өчен акчаны кызганма- ска киңәш итте. Мамадыш урман хуҗалыгы территориясендәге яшь үсентеләр, агачлар үсеп утырган участокларны, Комазан участок урманчылыгындагы питомникны карап чыкканнан соң, Алмас Әминович безнең урманчыларның эшчәнлегеннән канәгать булуын белдерде. –Сезнең район үзенең данлыклы урманчылары белән урынлы горурлана. Бүген аларның эшләрен уңышлы дәвам итүче урманчыларыгызны башкаларга үрнәк итеп куярлык – диде ул. Биш ай эчендә безнекеләр 9805 кубометр агач әзерләгәннәр. Халык, авыл клублары, китапханәләр дә 600 кубометрдан артык утын белән тәэмин ителгән. Алабуга ирекле икътисадый зонасындагы “Кастамону Интегре” Төркия компаниясенең ДСП һәм МДФ әзерләү заводы бездәге урманнарны куллану өчен уңай шартлар тудыра. Ел башыннан анда 9400 кубометрдан артык агач материалы җибәрелгән. Бу–планның яртысыннан күбесе, дигән сүз. Бу нисбәттән, халык арасында, урманнарны бетерәләр, дигән борчылулар аз ишетелми. Министр әйтүенчә, бары тик корыган, зарарланган агачлар гына киселергә тиеш. Халыкта, бер агач киссәң, икене утырт, дигән гыйбарә бар. Бу юнәлештә дә республикада җитди эш алып барыла. Агымдагы елның апрель-май айларында 1800 гектар мәйданда урманнар яңартылган, 2000 гектар җирдә авыл хуҗалыгы әйләнешендә булган тау битләренә, ерганакларга яшь агачлар утыртылган. Кунаклар “АПК Азык-төлек программасы“ җәмгыятенең Түбән Ушма авылы янындагы шундый участогы белән таныштылар. Яңа гына утыртылган үсентеләрнең сакланышы 98 процент тәшкил итә. Семинар вакытында урман үстерүнең күп кенә серләре белән танышырга насыйп булды. Ылыслы агачлы участокларга полосалап яфраклыларны утыртырга кирәк икән. Авыл хуҗалыгы карамагындагы җирләргә утырткан агачлар 40 елдан соң тамыр авыруларына дучар ителәләр. Аннары урманнарны үзвакытында куаклардан чистарту да үзен аклый. Моның өчен балта, кул пычкылары да кирәк түгел. Махсус куак-кискеч пычкы бар. Семинар барышында аның эшен, нәтиҗәлелеген күрергә насыйп булды. Ул булган көнне бертуктаусыз яңгыр яуды. Моңа урманчылар сөенә генә икән. Министр әйтүенчә, түбән температура һәм яңгыр үсентеләргә үсәргә ярдәм итә, янгыннар чыгу куркынычын күпкә киметә. Яшь үсентеләргә килгәндә, аның: Питомниклары булмаган урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының киләчәге юк. Аннары орлыклар әзерләүгә дә җитди карарга кирәк, – дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел. С е м и н а р - к и ң ә ш м ә н е ң рәсми өлешендә районыбыз башлыгы Анатолий Иванов төбәгебез тормышы, башкарылган эшләребез, киләчәккә планнар белән таныштырды, республика урманчыларының финанс-хуҗалык эшчәнлекләренә йомгак ясалды. Берничә районның урманчылыклары җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан ТР Урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров бөтен гомерен урманчылыкка багышлаган Илдус Мөхәммәтшинга министрлыкның Мактау грамотасын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International