“ИҢ ЯХШЫ МӘКТӘП КӨНДӘЛЕГЕ“.

2017 елның 9 июне, җомга

Республикада “Иң яхшы мәктәп көндәлеге“ һәм “Иң мәдәниятле ата-ана“ дип исемләнгән конкурслар барды. Җиңүчеләр арасында мамадышлылар да бар. Академик К.Вәлиев исемендәге икенче санлы лицейның беренче сыйныф укучысы Эвелина ШӘЙХЕТДИНОВА, беренче санлы мәктәпнең икенче сыйныф укучысы Аделия ЕФИМОВА, Шәдче мәктәбенең өченче сыйныф укучысы Арина Сазаева, Олыяз лицееның дүртенче сыйныф укучысы Ро- залия ПЕРДЕЛИЕВАларның көндәлекләре республикада иң яхшы, дип табылган. Гүзәлия Рафаил кызы ШӘЙХЕТДИНОВА “Иң мәдәниятле ана“ исеменә лаек булган. 2016- 2017нче уку елларында бу проектта 1-4нче сыйныфлар арасында 168000 укучы катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International