Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр!
Һөнәри бәйрәмегез белән барыгызны да ихлас күңелдән тәбрик итәм. Башкалар хәсрәтен үз йөрәгегез аша үткәрә, аларга яшәү көче бирә белгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Физик мөмкинлеге чикләнгән инвалидлар, караучысыз калган карткарчыклар, ятимнәр, аз керемлеләрнең барысына да ярдәм күрсәтү кебек игелекле, миһербанлы эш белән сез шөгыльләнәсез. Социаль өлкәдә эшләүнең бетмәс-төкәнмәс энергия, көч, сабырлык, кешеләрне чын ярату соравын һәркайсыбыз яхшы аңлый. Шундый кайгырту булганда халык күңел тынычлыгы, киләчәккә өмет белән яшәр. Игелекле һәм мәрхәмәтле эшегездә Сезгә иҗади уңышлар, ак бәхетләр, саулык-сәламәтлек, күңел көрлеге, иман байлыгы телим.
АНАТОЛИЙ ИВАНОВ, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе