Игенчеләрнең мактаулы авыр хезмәтләрендә уңышлар теләп, эшләренә рухи көч өстәү максаты белән, Кече Кирмән мәдәният йорты агитбригада үзешчәннәре аларны ял иттерделәр. Фарил Дөлмиевның тальян моңнары, Нурия Хуҗиәхмәтова, Гөлназ Галимова, Зөлфия Сөнгатова, Гөлчәчәк Гыйздатуллиналарның дәрт- ле җырлары яңа хезмәт җиңүләренә рухландырды.